Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
24 Май 2019, 12:33

Дуслык, балачак һәм изгелек бәйрәме

Изге йола буенча, Пионерия көне алдыннан Бишаул-Уңгар авылы янындагы акланда районның балалар сабантуе үткәрелде. Агымдагы елда ул Башкортстанның 100 еллыгы һәм Театр елына багышланды.

Изге йола буенча, Пионерия көне алдыннан Бишаул-Уңгар авылы янындагы акланда районның балалар сабантуе үткәрелде. Агымдагы елда ул Башкортстанның 100 еллыгы һәм Театр елына багышланды.
Җыелучыларны тантаналы шартларда “ЮНЕСКОның бер­ләшкән мәктәпләре” челтәренең төбәк координаторы Л.М.Богуславская, район хакимияте баш­лыгының социаль мәсьәләләр бу­енча урынбасары Ф.Н.Макеева, мәгариф бүлеге начальнигы Г.М.Исәнбаева сәламләде. Людмила Михайловна актив хезмәт­тәшлек иткән өчен 2нче санлы Кырмыскалы һәм Прибельский урта мәктәпләре директорлары М.Н.Климкин һәм Р.М.Хисмә­тул­лина һәм мәгариф бүлеге начальнигы Г.М.Исән­баевага Рәх­мәт хатлары тапшырды.
Мәктәпләр тарафыннан әзер­ләнгән күргәзмәләр, тир­мәләр, милли киемнәр һәм өстәлдәге сый-нигъмәтләр күз явын алырлык иде. 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең “папье-маше” ысулы белән ясалган “Җиде кыз” фонтанының макете һәм Кырмыскалы гимна­зиясенең эт оясы, тегермән, ат арбасы һәм чәчкәләп ясалган койма куелган ихатасы барсы­ның да игътибарын үзенә җәлеп итте. Чагу төсләр белән бизәлгән стендлар һәм күргәзмәләрнең барсы да искиткеч матур булуга карамастан, алар арасыннан жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлап алды. Нәтиҗәдә, район үзәгенең 2нче санлы урта мәк­тәбе, гимназия һәм Прибельский урта мәктәбе җиңүче дип танылды.
Көн салкынча һәм болытлы булуга карамастан, акланда җанлылык хакимлек итте, ба­лаларның шат тавышлары әллә-кайда ишетелеп торды. Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, кызлар һәм малайлар нинди дә булса уенда катнашу теләге белән янып, бер бәйгедән икенчесенә йөгер­гәләп йөреде, зур кызыксыну белән акланда үткәрелгән чүлмәк вату, көянтәләп йөге­рү, аркан тартышу кебек төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Яшь батырларның ярышы бәйрәмнең төп бизәгенә әве­релде. Милли көрәш мәйданына аларның уенын карарга бик күп кеше җыелды. Нәтиҗәдә, Олы­күл урта мәктәбе укучысы Радмир Самиков абсолют чемпион исемен яулады.
Балалар сабантуе бик күңелле үтте, балаларга ул бик ошады һәм алар канәгать булып, киләсе елда да очрашырга теләк белдереп, йортларына таралдылар. Шулай булмый ни, мондый чаралар балаларны дуслаштыра, берләштерә, сәләтләрен ачарга, үстерергә һәм үзеңнең генә түгел, башкаларның да уңышларына куанырга мөмкинлек бирә.
Светлана Карпова.
Читайте нас: