Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
5 июнь 2019, 11:49

Сабантуй тантана итә илгә иминлек теләп...

- Агымдагы елда язгы басу эшләре вакытында һәм югары сыйфатлы башкарылды. Барлыгы 70 мең гектар мәйданда чәчү эшләре алып барылды. Шул исәптән, 40 меңен - бөртекле культуралар, 11 мең гектардан артыгын – техник культуралар били. Рапс һәм җитен чәчүлекләре арттырылды. Уҗым культураларының 40 проценттан артыгын киредән чәчәргә туры килде, - диде район башлыгы Альфир Сабиров, тантананы ачып.

- Агымдагы елда язгы басу эшләре вакытында һәм югары сыйфатлы башкарылды. Барлыгы 70 мең гектар мәйданда чәчү эшләре алып барылды. Шул исәптән, 40 меңен - бөртекле культуралар, 11 мең гектардан артыгын – техник культуралар били. Рапс һәм җитен чәчүлекләре арттырылды. Уҗым культураларының 40 проценттан артыгын киредән чәчәргә туры килде, - диде район башлыгы Альфир Сабиров, тантананы ачып.

Көтеп алган бәйрәм килде

Йола буенча, бәйрәм флагын күтәрү хокукы язгы басу эшләрендәге район ярышында җиңүче механизаторлар: беренче урын яулаучы “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан Василий Иванушкин, икенче урынга лаек булган “Уңыш” җәмгыятеннән Андрей Киселев һәм өченче дип танылган “Бүләк” җәмгыятеннән Филарит Нургалиевка бирелде.

БР Хөкүмәте премьер-министр урынбасары бурычларын башкаручы Михаил Киреев барлык кырмыскалыларны бәйрәм белән котлады һәм лаеклыларга Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан булдырылган медальләр тапшырды. Бу бүләккә мәгариф ветераны Миңлеҗәүһәр Алдакаева, Прибельский икмәк комбинаты мөдире Наталья Бухмастова, хезмәт ветераны Абдулхай Мөхәммәтҗанов, БРның атказанган энергетигы Фәнис Мөхәммәтҗанов, мәгариф ветераны Галинур Камалов ия булдылар.

Район башлыгы язгы-басу эшләрендә күрскәткән югары нәтиҗәләре өчен авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Изге йола буенча, агымдагы елда “Районның почетлы гражданины” исеменә лаек булучыларны да атадылар. Бу исемлеккә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Чурагулов һәм “Вилюй” судоход компаниясе директоры Михаил Малюшин да өстәлде.

Шулай ук “Иң күркәм йорт” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Шулай итеп, Ефремкино авылыннан Олег һәм Светлана Кирилловлар җиңүче дип танылды.

Кунакларны каршы алдык

Агымдагы елда район Сабантуена БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары – Айгөл Гәрәева, Рушанна Бабич, Юнир Котлыгужин, Антон Матренин һәм Вячеслав Аброщенко, БР буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев, БР төзелеш һәм архитектура дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов, БР Табигать министр­лыгының Уфа яны территориаль идарәлеге начальнигы Айрат Нәгыймов, РФ Федераль салым хезмәтенең 20нче санлы районара инспекциясе начальнигы Дмитрий Дмитриев, Архитектор-төзелеш институты директоры Дмитрий Кузнецов, ДОСААФ төбәк бүлекчәсе рәисе бурычларын башкаручы Игорь Нурмөхәммәтовтан торган делегация килгән иде. Чарада шулай ук хөрмәтле якташларыбыз – “Лениногорскнефть” нефть-газ идарәлеге начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов һәм “Меркурий-Инвест” җәмгыяте директоры Айрат Сөләйманов та катнашты. Айрат Мөдәрис улы тантаналы өлештә Бозаяз мәктәбе һәм мәчетенә, шулай ук “Виктория” балалар сәламәтләндерү лагерена бүләк сертификатлары тапшырды.

Безнең Сабантуйга Уфа шәһәрен­нән легендар авиация маршалы Иван Пстыгоның туган авылы - Валентиновкага кадәр велосипедта узышучылар да керде.

– Велосипедта сәяхәтнең инициаторы - Русия география җәмгыятенең Башкортстандагы бүлекчәсе рәисе Вячеслав Аброщенко. Уфа шәһәрендә аларга старт бирелгән, юл уңаенда алар Шәйморатов авылына кереп чыкканнар, соңыннан безнең бәйрәмдә катнашу өчен Таусеңер акланында тукталганнар. Велосипедчылар бер көн эчендә генә Уфа шәһәреннән Архангель районына кадәр йөз километрга якын юл үтәләр, - диде Русия география җәмгыятенең Кырмыскалы районы бүлекчәсе рәисе Альбина Фәхрисламова.

Җилдәй җитез җилделәр

Район халкы һәм кунакларның күбесе Сабантуйда иң мавыктыргычы – ат чабышын карарга киләдер, мөгаен. Спорт комментаторы – Кырмыскалы гимназиясенең физкультура укытучысы Марат Әбүбәкиров ярыш башлануы турында игълан итте һәм тамашачыларны программа белән таныштырды. Тәүгеләрдән булып стартка район хуҗалыкларының тарантаслары басты. Соңыннан тамашачылар “Кыз куу” милли уенын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Кыз белән егет ролен Константиновка авылыннан ике туган Рената һәм Вадим Габитовлар башкарды.

Шулай, “Атларыгызны җигегез, егетләр!” конкурсында Сабантуйда Илгиз Гафаров иң җитезе булды. “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан Илмир Әделгәрәев икенче урын яуласа, “Алатау” җәмгыятеннән Алексей Солосин - өченче.

Чабыш атларын күзәтү – үзе бер мавыктыргыч тамаша. Аларның һәрберсе финишка тәүгеләрдән булып килергә ашыкты. “Шәйморат” җәмгыятеннән Александр Янтураев, “Башкортстан” җәмгыятеннән Айнур Гайфуллин һәм “Кырмыскалы ветеринария станциясе”ннән Николай Ипалитов санаулы минут эчендә 1800 метр араны җилдәй җитез үттеләр. Хуҗалыкларда асралган чабыш атлары бәйгесендә “Кырмыскалы ветеринария станциясе”ннән Илмир Әминев – беренче, “Башкортстан Агро” җәм­гыятеннән Радик Юлыбаев – икенче һәм “Уңыш” җәмгыятеннән Владислав Юлыбаев өченче нәтиҗә күрсәтте. Иң соңында хуҗалыкка арендага алган атлар чыгыш ясады. Биредә ике җиңүче билгеләнде, алар “Кырмыскалы ветеринария станциясе”ннән Денис Федоров һәм Вениамин Алексеев. Конкурста призлы урын яулаучыларның барсына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җыр-моң агылды

Бу көнне төп сәхнәдә барган музыка номерлары барсының да кәефләрен күтәреп җибәрде. Үзешчән сәнгать коллективлары, билгеле артистлар башкарган җыр-биюләр милли йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштыруны күз уңында тота. Соңгы елларда иҗат коллективлары күп бәйге-фестиваль­ләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Сабантуйда да якташларын үз чыгышлары белән сөендергән талант ияләре күп иде. “Йолдыз” үрнәкле, “Далан” атказанган һәм үрнәкле исем­нәренә ия бию ансамбльләре, “Рябиновый звон” рус халык җырлары, “Фантазия” коллективлары, шулай ук җырчылар Салават Әюпов, Венера Нигъ­мәтуллина, Лилия Әлмәтова, Эльмира Муллаголова, Әлфия Нигъмә­туллина, шулай ук башка артистлар бәйрәмгә онытылмаслык ямь өстә­деләр.

Тамашачылар сәхнә янына ук килеп, аларны рәхәтләнеп тыңладылар, карадылар һәм алкышларга күмделәр. Артистларның чагу киемнәре күзләрне шатландырса, яңгыравыклы тавышлары күңелләрне җылытты. Күренеп тора, Сабантуй һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Вокаль ансамбль­ләрнең чыгышлары да югары дәрәҗәдә башкарылды. Һәр чыгыш аларның осталы­гын, моңнарын, буй-сыннары­ның дә яшьләрчә икәнлеген сиздереп торды. Өлкәннәребез арасында ашкынып, сәхнә диеп йөрүчеләр булмаса, мондый оешкан, югары үрнәктәге чыгышларны халыкка күрсәтеп тә булмас иде. Бу көнне сәхнәдә яңгыраган җырлар, моңнар, шаулап килгән бәйрәм белән кушылып, яшәү ямен тагын да арттыргандыр. Барлык җиһан­га шулай җырлы, назлы көннәр килсен иде.

Әлфия Әхмәдуллина, Светлана Карпова, Милена Шәймәрдәнова, Венера Гафарова.
Читайте нас: