Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
7 июнь 2019, 12:17

Бәйрәм бүләк иттеләр

Җәйнең беренче кояшлы һәм җылы көнендә С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мавыктыргыч бәйрәм чарасы үткәрелде. Менә инде берничә ел дәвамында аны Радмир Рәҗәп улы Исламов җитәкчелегендәге “Безнең июнь” компаниясе оештыра.

Җәйнең беренче кояшлы һәм җылы көнендә С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мавыктыргыч бәйрәм чарасы үткәрелде. Менә инде берничә ел дәвамында аны Радмир Рәҗәп улы Исламов җитәкчелегендәге “Безнең июнь” компаниясе оештыра.
Быел да балалар бәй­рәме биредә зурлап билге­ләнде. Ә күпме сабыйлар, мәктәп укучылары, алар­ның ата-аналары җыелан иде! Алма төшәрлек урын да булмады дисәң, һич­шиксез, арттыру булмас. Барысы да рәхәт­ләнеп уйнады, конкурсларда һәм спорт ярышларында катнашты, күңелләре бул­ганчы биеде. Һәм, иң мөһи­ме, беркем дә бүләксез калмады. Барлык бәйге­ләрне дә Дамир Флюр улы Әхтә­мов җитәкчеле­гендәге урындагы мәктәп укучылары һәм укытучылары үткәрде.
Йолага әверелгән “Бишле” конкурсында катнашучылар да бихисап булды. Ә монда теләге булган һәр­кем катнаша ала, бары тик үзең белән көндәле­геңне генә алып килергә кирәк иде. Иң күп “бишле” билге­ләрен быел шул ук мәктәп­нең 8нче сыйныф укучысы Эльвина Анфарович алган булып чыкты һәм иң зур бүләк – велосипед та аңа эләкте. “Туган ягым - Башкортстан” конкурсы алдан ук игълан ителгән булган, ул Башкортстан Рес­пуб­ликасының 100 еллыгына багышланды. Монда катнашу өчен туган як турында шигырь язып, жюри әгъза­ларына тапшырырга кирәк иде. Барлыгы 12 эш кабул ител­гән. Алар арасында Идел Кудашевның иҗат җимеше иң уңышлысы дип танылды һәм ул икенче зур бүләк – самокатка ия булды. “Минем яраткан китабым” бәйгесе дә бик кызыклы барды. Укучылар ел дәва­мында яратып укыган ки­тапларының яки әсәрлә­ренең эчтәлеген сөйләде. Бу бәйгедә беренче урын Рад­мир Солтангалиевка бирелде.
Район гәзите редакциясе дә бу изге чарадан читтә калмады. Үз чиратыбызда, без “Дартс” уены үткәреп, иң мәргән укучыларны ачыкладык. Әлбәттә, моны тиз генә билгеләү мөмкин түгел иде. Иң зур чират без­нең янда җыелгандыр – һәркем үзен сынап карасы килде. Беренче тапкыр килеп чыкмаса, яңадан чиратка басты. Шулай да, чара ахырына җиңүчеләрне билгели алдык - иң күп очко җыйган алты укучы редакция тарафыннан әзерләгән махсус бүләкләргә ия булды.
Балаларны яклау көне уңаеннан “Безнең июнь” компаниясе оештырган бәй­рәм бик матур һәм искиткеч күңелле килеп чыкты. Иң мөһиме, ул балаларга ошады. Моны кечкенә тантана сәбәпчеләренең йөзендәге ихлас елмаюыннан, шатлыклы көлүеннән, җанлы аралашуыннан тоемларга мөмкин иде.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: