Колыш – хозур табигать кочагында, мул сулы Кызылгы буенда, урман-әрәмәлекләр куенында урнашкан кечкенә, ләкин бик күркәм авыл. Аны гармунчылар төбәге, дип тә кыю әйтергә мөмкин. “Безнең заманда гармунда уйнарга өйрәнергә теләмәгән малайларны өлкәнрәкләр суга батырып ала иде”, дип хәтерли хезмәт ветераны Әскать абый Атнагулов. Шулай булгач, гармунда уйнамаган кеше сирәктер биредә. Юкка гына 2012 елда “Уйна, гармун!” район бәйрәме дә биредә узмады бит. Ул вакытта байтак авыллардан килгән гармунчылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Моңардан соң берничә ел рәттән бу бәйрәмне Рамил Рамазан улы Атнагулов оештырып, авылдашларына очрашу-аралашу шатлыгы бүләк итте. Быел ул башка форматта үтте – Колыш авылында туып-үскән оста гармунчы, композитор Фоат Касыйм улы Атнагулов истәлегенә багышланды.
Колыш кунаклар кабул итте
Көннең болытлап торуы, бераз яңгыр тамчылавы бер дә комачауламады - авыл халкы һәм кунакка кайтучы-килүчеләр бихисап булды. Инде йолага әверелгән бу бәйрәмне ел саен һәркем көтеп тора. Барысы да гаиләләре, дуслары белән җыелышып килергә тырыша. Ни генә дисәң дә, ул иң тәүдә очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итә - күптән күрешмәгән дуслар, сыйныфташлар, туганнар күңелләре булганчы сөйләшә, үткәннәрне искә төшерә, җыр-биюләр, гармун моңнарыннан һәркем күңеленә илһам ала.
Бу уңайдан Фоат Касыйм улы Атнагулов яшәгән һәм иҗат иткән Благовещенск шәһәреннән килгән кунаклар – ул оештырган һәм җитәкчелек иткән “Дуслык”, “Миләшкәй” ансамбльләре һәм ветераннар хоры әгъзаларының күңеленә дә бәйрәм хуш килде. Алар нәсыйхәтчеләренең туганнары, авылдашлары белән аралаштылар, бергәләп Фоат Касыйм улын мактау сүзләре белән сагынып искә алдылар.
- Үзе исән чакта килеп булмады. Бүген аны хөрмәтләп искә алу өчен авылда яшәүче туганнары чакыруы буенча килдек. Шунысы куанычлы, кечкенә авылда күпме халык җыелды. Димәк, биредә йолаларга тугры булган, гореф-гадәтләрне кадерләп саклаган, авылдашларын ихтирам иткән бердәм халык яши, - диде “Дуслык” ансамбле җитәкчесе Әминә Мостафина, җыелучыларга рәхмәтен белдереп.
- Фоат Касыйм улы – изге күңелле, бай рухлы, талантлы кеше, оста оештыручы, гомумән, тормышка ямь биреп яшәүче кеше иде. Эштән соң мәдәният учагына җыелабыз да, җырлар өйрәнеп, күңелебез белән ял итә идек. Ул булмагач, канатларыбыз сынган кош кебекбез, - дип искә алды аны хезмәттәше – ансамбльнең солисткасы Гөлнара Зиннурова.
Җыр-моң һәм сагыш-юксыну бергә үрелеп барган бәйрәмдә Фоат Касыйм улы турында бары тик мактау сүзләре яңгырады. Иҗатташ дуслары аны зур хөрмәт белән искә алдылар. Моңа гаҗәпләнәсе юк: Фоат Атнагулов җитәкчелек иткән чорда “Дуслык” ансамбленә “халык” исеме бирелә, коллектив байтак халыкара һәм республика конкурслары лауреаты була.
Кунаклар күчтәнәчләрен дә жәлләми өләште – халкыбызның үткән язмышы, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагылган халык җырлары, күңелгә үтеп керерлек эстрада җырлары һәм, әлбәттә, якташыбыз иҗат иткән һәм мирас итеп калдырган моңлы җырлар беркемне дә битараф калдырмады.
Сәвәләй, Бишаул-Уңгар, Сахай, Кабак, Ибраһим авыллары мәдәният йортларының үзешчәннәре тарафыннан алып килгән концерт номерлары бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде. Яңа Кыешкы авылыннан килгән РФ, БР Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы Риф Йөзлекбаев күпме халык җыелуына, бәйрәмнең йолага әверелеп, даими үткәрелүенә сокланып торды.
- Клуб булган авылларда да шулкадәр халык җыеп, бәйрәм үткәреп булмый. Ә монда ул йолага әверелгән. Халыкның активлыгы, алдан йөрүчеләр булуы, һичшиксез, мактауга лаек. Ә Рамил Атнагуловның күргәзмәсе - үзе бер дөнья! Минем өчен ул аеруча зур кызыксыну тудырды, чөнки үзем дә борынгы әйберләр җыя башладым. Бу - тарих, без аны сакларга тиеш. Хәзер байтак күлләр кибеп бетеп бара, ә моңа аңа яңа сулыш өргәннәр, бүген ул ял итү урыныга әверелгән, - диде Риф Хаҗиәхмәт улы, бай тәэссоратлары белән уртаклашып. Сахайдан килгән РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы Таһир Вилдановның тамырлары Колыш авылы белән ныклы бәйле, шуңа да биредә бәйрәм булачагын ишеткәч, ашкынып килгән. Сәхнәдән үзенең юмористик хикәясен укып, җыелучыларны рәхәтләнеп көлдерде дә ул. Ә Урал Байназаров өздереп гармунда уйный башлагач, утырган кешеләр дә сикереп торып, биергә төштеләр. Колыш авылның үзешчән сәнгать осталары да җавапсыз калмады – кунакларны моңлы җырлары белән “сыйлады”.
Тормыш сөючән кеше иде...
Кызганычка каршы, Фоат абый үзе генә быелгы бәйрәмдә катнаша алмады - узган елның сентябрь аенда арабыздан китеп барды. Моңа кадәр бу чараны оештыруга күмпе көч сала, оста итеп гармунда уйнавы белән авылдашларын әсир итә, җырлата-биетә иде. Быелгы бәйрәмдә аның улы Роберт, оныгы Тимур катнашты. Әнисе Фатыйма апага 97 яшь булса да, ул да бу чарадан читтә торып кала алмады. Ә кечкенә Тимур исә киләчәктә картәтисе кебек гармунда уйнарга өйрәнергә сүз бирде.
Ачык һава астында – музей
Мәктәп ихатасында артистлар чыгыш ясаса, йола буенча, күл янында атаклы гармунчылар династиясенең бер вәкиле – Рамил Атнагулов ачык һава астында үзенең музеен җәелдерде. Әткәндәй, аның борынгы әйберләр коллекционеры булу хакынада хәзер белмәгән кеше сирәктер. Бу хакта Башкортстанның юлдаш телевидениесе дә репортаж ясаган иде. Борынгы көнкүреш әйберләрен ул төрле авыллар, хәтта күрше районнар буйлап йөреп җыя. Аның гаражында бүгенге көндә 500дән артык экспонат урын алган. Алар көннән-көн диярлек тулыланып тора. Бу юлы да бәйрәмгә килгән бала-чагалар элекке солдат киемнәрен киеп, фотога төштеләр. Ә өлкәнрәк апа-абыйлар: “Безнең чорда модый радио-патефоннар байларда гына була торган иде, шундый чабаталар киеп үстек, элек үлчәүләр менә шундый була торган иде...” – дип сөйләшә-сөйләшә зур кызыксыну белән карап йөределәр.
Рамил Рамазан улы экспонатларын авылда гына түгел, районда узган чараларга да чыгарып, халыкка күрсәтә. Бу исә үткәннәрне онытмаска, тарихны сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга һәм, әлбәттә, бүгенге җитеш тормышыбының кадерен белеп яшәргә булышлык итә.
Шулай ук күл буе да шау-гөр килеп торды. Кемдер балаларын көймәдә йөретте, кемдер матурлыкка сокланып, бу гүзәл мизгелләрне фотога төшереп калырга тырышты. Концерттан соң барлык халык бирегә җыелып, җыр-биюләр дәвам итте.
Әйе, гармунны ярата, зурлый безнең халык. Элек-электән ул шатлыгын да, кайгысын да гармун белән бергә кичергән. Гармун белән бәйрәмнәр үткәргән, парлар ярәшкән, аның белән моңланган, кайгысын баскан. Бүген дә моңа тагын бер кат инанырга мөмкин булды. Кызганычка каршы, оештыручылар бер мәлне генә исәпкә алмаганнар - бәйрәмнең ике урында оештырылуы халык өчен уңайсызлыклар тудырды. Моны сөйләшеп, киңәләшеп оештырганда ничек яхшы булыр иде бит! Шулай да, кичәдән халык бер теләк белән таралды: гармунда уйнаучылар бетмәсен, өлкәннәрнең сафларын яшьләр тулыландырсын, ә бәйрәм киләчәктә дә бердәмлектә оештырылып торсын.