Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
8 июль 2019, 16:48

Чалгы чыңы яңгыратты тугайны

Таусеңер акланында йолага әверелгән “Чыңла, чалгы!” дип исемләнгән республика фольклор бәйрәме үткәрелде. Район биләмәсендә узган бу күркәм чарада БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Рушанна Бабич һәм Айгөл Гәрәева да катнашты.

Таусеңер акланында йолага әверелгән “Чыңла, чалгы!” дип исемләнгән республика фольклор бәйрәме үткәрелде. Район биләмәсендә узган бу күркәм чарада БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Рушанна Бабич һәм Айгөл Гәрәева да катнашты.
Чараны район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров ачып җибәрде һәм кырмыскалыларны бәйрәм белән котлады.
- Безнең район биләмә­сендә печән чабучылар бәйрәме үткәрү изге йолага әверелде. Бүген безнең районда 40тан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Бу – безнең төп байлыгыбыз. Киләчәктә дә безнең дуслыгыбыз дәвам итсен һәм ныгынсын. Барыгызга да күтәренке кәеф, ә конкурста катнашучыларга җиңүләр телим, - диде Альфир Фәрхәт улы.
“Печән чабучылар” конкурсында ир-егетләр һәм хатын-кызлар бер рәт булып тезелеп, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биредә печән чабу гына түгел, аның сыйфаты һәм чапкан үләннең озынлыгы да исәпкә алынды. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр милли киемнәр киеп, конкурс өчен бүлеп алынган биләмәдә тизрәк һәм сыйфатлырак итеп печән чабу буенча ярыштылар.
Шулай, Вәсим Әхмәров (Яңа Кыешкы авыл Советы) һәм Алевтина Максимова (Ефремкино авыл Советы) иң оста печән чабучылар дип танылдылар. Икенче урынга Ибраһим Исмәгыйлев (Гафури районы) һәм Галия Садыйкова (Сәвәләй авыл Советы), өченче урынга Халәф Мирхәй­дәров (Кырмыскалы авыл Советы) һәм Айсылу Намазголова (Камышлы авыл Советы) лаек булды. Шулай ук акланда район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров һәм авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов та көчләрен сынап карады.
Чара программасы төрле уеннардан һәм конкурслардан торды. Бәйрәм кунакларын такыялар үрү, печәннән сыннар ясау буенча “Арт-объектлар”, шифалы үләннәр җыю һәм алардан чәйләр, төнәтмәләр әзерләү буенча осталык дәресләре, конкурслар көтте.
Прибельскийдан килгән Рәмил Әбделманов тәкъдим иткән коктейль үзенчәлеге белән аерылып торды. Аның төп ингредиенты - коңгызлар. Рәмил әйтүенчә, бу коктейль ярдәмендә бер ай эчендә 10 килограммга ябыгырга мөмкин икән.
Шулай ук биредә шифалы үлән җыючылар әзерләгән урман җиләкләре, гөлҗимеш кайнатмасыннан һәм балдан авыз итәргә мөмкин иде.
Милли ихаталары һәм борынгыча тал агачыннан үреп, печәннән һәм коры агач ботакларыннан бизәлеп ясалган шалашлар бәйрәмгә аеруча ямь өстәделәр. “Урман ашы” конкурсында катнашучылар кыр шартларында милли ризыклар әзерләп жюри әгъзаларына тәкъдим итте һәм кунакларны сыйлады.
“Арт-объектлар” конкурсында катнашучы үзешчән сәнгать осталарының Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, Театр елына багышланган эшләре дә зур кызыксыну уятты. Тамашачылар хөкеменә әкият геройлары - Маша һәм Аю, Убырлы карчык, “Паровоз” һәм бал кортлары да куелган иде. Район артистлары да үзләренең чагу чыгышлары белән тамашачыларны куандырды.
Чара тантаналы шартларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Светлана Карпова.
Читайте нас: