Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
23 июль 2019, 11:34

Бай тәэссоратлар алып кайттым

Самара өлкәсендә Х Авыл сабантуе үткәрелде. Анда Русиянең 24 төбәге вәкилләре катнашты.

Самара өлкәсендә Х Авыл сабантуе үткәрелде. Анда Русиянең 24 төбәге вәкилләре катнашты.
Бу гаять зур бәйрәмдә миңа да “Татар хатын-кызлар берлеге” төбәк җәмәгать оешмасыннан республика делегациясе составында бару бәхете тиде.
Чара программасы бик бай һәм кызыклы үтте. Тәүге көнне без беренче татар әлифбасы авторы Сәли Вагыйзовның музеенда экскурсиядә булдык. Соңыннан шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Энвер Давы­довның тууына 100 ел тулу уңаеннан скульптура композициясен ачу тантанасының шаһиты булдык.
Сабантуйда тирмәләрне һәм катнашучылар тарафыннан оештырылган тематик мәйдан­чыкларны зур кызыксыну белән карап йөредек. Башкортстан данын Нуриман районы вәкилләре яклады. Биредә шулай ук башкорт милли ризыклардан авыз итәргә, башкорт­ларның элекке яшәеше белән танышырга, кул эшләре күргәзмәсен карап йөрү мөмкин иде.
Күңелле концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады. Рөстәм Закиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт, “Казан” бию ансамбльләре һәм Самара өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстанның башка иң яхшы иҗади коллективлары тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән куандырдылар.
Шул ике көн эчендә без бик күп дуслар таптык, аралаштык, сөйләштек һәм йортыбызга бай тәэссоратлар белән кайттык.
Халисә Әхмәтшина.
Читайте нас: