Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
30 июль 2019, 11:44

Журналистлар бергә җыелды

Таусеңер акланында үткәрелгән журналистлар фестиваленә республиканың киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре җыелды.

Таусеңер акланында үткәрелгән журналистлар фестиваленә республиканың киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре җыелды.

Кунакларны җылы каршы алдык

Йолага әверелгән журналистлар фестивале бу юлы безнең районда үтте. Анда республика һәм район гәзитләре, телевидение вәкилләре катнашты.

Таусеңер акланына кергән урында кунакларны икмәк һәм кымыз белән каршы алдылар. Соңыннан алар милли юнәлештә бизәлгән ихаталарны карап чыктылар, авыл биләмәләре әзерләгән тәмле ризыклар һәм эчемлекләрдән авыз иттеләр. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар һәм такмаклар башкарып, музыка коралларында уйнап, бәйрәм кәефе тудырдылар.

Кул эше осталары әзерләгән күргәзмә буйлап үткәндә, беркем дә соклануын яшерә алмады. Олыкүл авылыннан Кәримовлар үз кулларын белән балавыздан ясалган шәмнәрне күрсәт­теләр. Иске Муса авылының “Ак инәйләр”е башкорт күкрәкчәләрен тәкъдим иттеләр.

Шифалы үлән җыючылар - Иске Бәбеч авыл Советыннан Гүзәл Мөхәм­мәть­ярова, Иске Кыешкыдан Резеда Сәйфетдинова, Константиновкадан Валентина Иванова, Гафури районыннан Сергей Тимофеев, Бозаяздан Елена Патрикеева барсын да шифалы үләннәрдән һәм җимешләрдән ясалган эчемлекләре белән сыйладылар.

“Башкортстан Республикасы” нәш­рият йорты җитәкчесе Венера Мидхәт кызы Хәкимова районның талантларга бай булуын билгеләде. Бигрәк тә рәссам Әхәт Нурышевның картиналары аңардан соклану хисе уятты.

Тәҗрибә уртаклашу

– Мондый фестивальләрдә иң мөһиме – якыннан аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм уңай тәэссоратлар алу. Барыгызга да күтәренке кәеф телим, - диде район башлыгы Альфир Сабиров, журналистлар фестиваленең рәсми өлешен ачып.

Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Артур Вәлиев: “Кырмыскалы төбәгенә килүемә шатмын” – дип белдерде.

– Монда табигать нинди матур, кешеләре кунакчыл. Кырмыскалы районы - бик күп Советлар Союгы Геройларының туган төяге. Легендар генерал М.М.Шәй­моратов та шул җирдән, шул туфрактан. Әйткәндәй, тиздән аның тууына 120 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез, - диде Артур Урал улы.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Галина Ишмөхәм­мәтова әйтүенчә, Русиянең журналистлар берлеге илебездә “Авыл журналисты” программасын төзергә кирәк, дип исәпли. Авылга эшкә кайткан яшь белгечләр матди яктан ярдәм алырга тиеш. “Журналистлар халыкны мәгълүмат белән таныштыра, димәк, аларга ярдәм күрсәтелергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

БР Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбаев җылы кабул иткәннәре һәм чараны оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм район гәзите хезмәткәр­ләренә таныклыклар тапшырды. Агымдагы елда Журналистлар берлегенә Кырмыскалы мәгълүмат үзәге һәм Кырмыскалы телевидениесеннән сигез кеше кабул ителде. Кырмыскалы ячейкасы – районда иң эре оешмаларның берсе, димәк, киләчәктә без гәзит укучыларыбыз өчен тагын да күбрәк һәм активрак эшлә­ячәкбез.

Аралашу. Ярыш. Ял

Чараны оештыручылар журналистлар өчен бай программа әзерләгән. “Матбугат клу­бы”нда киң мәгълүмат чаралары хезмәт­кәрләре “Башнефть” компаниясе вәкил­ләре белән аралашты. Әйткәндәй, бу оешма фестивальнең рәсми иганәчесе булып чыгыш ясады. Матбугат клубында бензинга хакларның артуы һәм республикада эчке туризмны үстерү кебек көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. “Башнефть”нең Башкортстанда 264 заправка станциясе бар.

Эчке туризмны үстерү өчен компания нинди эшләр башкаруы турында сөйләделәр. Кунаклар өчен уңай­лыклар тудыру максатында районнардагы заправка станцияләре үзгәр­теләчәк, дип белдерделәр.

Шулай ук фестивальдә катнашучылар уктан ату, буза әзерләү буенча осталык дәресләрендә катнаша, атта йөри алды.

Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары әзерләгән спорт уеннары аеруча кызу барды. Кырмыскалы журналистлары да ул бәйгеләрдә актив катнашты һәм җиңү яулады. Волейбол буенча безнекеләр икенче урында булса, аркан тарту буенча беренче дип танылдылар. Венера Гафарова армрестлинг буенча чемпионка булса, Гөлнара Галәветдинова авызына йомырка салынган кашык белән йөгергәндә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Башкортстан юлдаш телевидениесенең ир-егетләр командасы уңышлы чыгыш ясады. Алар волейбол, армрестлинг һәм гер күтәрү буенча беренчелекне берсенә дә бирмәде. Дартс, армрестлинг, авызга йомырка салынган кашык белән йөгерү буенча бәйгеләрдә Благовещенск һәм Авыргазы районнары журналистлары җиңүгә иреште. Соңыннан барлык җиңүчеләргә дә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Июль кояшы җылы нурларын кызганмады, агачлар янына күләгәгә палаткалар һәм шатерлар тезелде, учаклардан төтен өскә күтәрелде... Урман буеннан сыбайлы атлар йөгерде, волейбол уйнаган командаларның көр тавышлары, судь­яларның сыбызгы тавышы әллә кайда кадәр ишетелеп торды. Берәүләр өстәл артында фикер алышты, икенчеләре табигатьнең хозурлыгына сокланды. Кыскасы, журналистлар рәхәтләнеп ял итте, аралашты, сөйләште, фикер алышты, ярышты.

Әлфия Әхмәдуллина.

Журналистлар фестивален әзерләүдә һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен район хаки­миятенә, мәгариф һәм мәдәният бүлек­ләренә, авыл биләмәләре хакимиятләренә, Кырмыскалы линия-производство идарәлегенә, кул осталарына, шифалы үләннәр җыю­чыларга, шулай ук барлык катнашучыларга зур рәхмә­тебезне белдерәбез.
Читайте нас: