Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
16 август 2019, 11:25

Бозаязда – авыл бәйрәме

Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә, бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора. Күптән түгел Бозаяз авылында “Авылым урамнары һәм аның уңганары” бәйрәме дә анда яшәүчеләрне генә түгел, әти-әниләре янына кайтып йөрүчеләрне дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләрне дә, буш нигезләрен сагынып кайтучыларны да бергә җыйды.

Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә, бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора. Күптән түгел Бозаяз авылында “Авылым урамнары һәм аның уңганары” бәйрәме дә анда яшәүчеләрне генә түгел, әти-әниләре янына кайтып йөрүчеләрне дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләрне дә, буш нигезләрен сагынып кайтучыларны да бергә җыйды.
Бозаяз – бәрәкәтле һәм юмарт җирләре, киң көтүлек­ләре, урманнары булган бай тарихлы авыл. Язучы Фәнил Әсәнов, шагыйрә Дилә Булгакова, Рил Бикмәтов, Миң­не­хан Абдиев, Рафаэль һәм На­ил Нурмөхәммәтовлар, Мидхәт Рәҗәпов, Айрат Сө­ләйманов кебек күренекле кешеләрнең туган төяге ул.
Бәйрәм көнне күңелле музыка, шатлыклы көлүләр, җыр-моң иртәдән кичкә ка­дәр тынмады. Балалар өчен төрле аттракционнар эшләсә, кунаклар өчен авыл халкының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Кемгә генә карама: һәркемнең йөзендә бәхетле елмаю - бер көнгә бул­­са да дөнья мәшәкатьләрен калдырып, күптән күрешмә­гән дуслары, туганнары белән очрашып аралашу мөмкин­леге белән һәркем файдаланып калырга тырышты.
Бозаязлыларга авыл билә­мәсе башлыгы Марат Мәҗи­тов, шагыйрә Дилә Булгакова, якташыбыз Айрат Сөләймә­нов исеменнән Мөнир Сөләй­мәнов, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Исламов һәм башкалар иң изге теләкләрен җиткерде.
Дулкынландыргыч мәл­ләрнең тагын берсе – тәбрик­ләү тантанасы. Шулай, авыл­ның иң өлкән кешесе – Мир­вәли Ибраһимовка истәлекле бүләк тапшырылды. Иң яшь бозаязлыларны да онытмады­лар – Альбина һәм Марат Бик­­мәтовларның улы – Давид, Гөлфинә һәм Фаил Мос­та­евларның улы – Ислам да бүләксез калмады. Ярты га­сыр кулга-кул тотынышып атлаган Асия һәм Әнвәр Бик­мәтовлар гаиләсе белән бергә яшь гаилә - Таһир һәм Эльвина Арслановларны да сәхнә түренә чакырдылар. Авылга килен булып төшеп, гомер­ләренең күп өлешен биредә намуслы хезмәттә үткәргән апалар да бихисап бездә.
Тәбрикләү тантанасы авыл мәдәният йорты каршындагы үзешчән артистларның җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Чара ахырында авыл тормышында актив катнашкан һәм төрле яклап ярдәм күр­сәт­кән иганәчеләр - Айрат Сөләйманов, шәхси эшкуарлар Рәмилә Клиницкая, Алина Насыйрова, Венера Мухачева, Илһам Уразбахтин, Са­җидә һәм Рафик Бикметовларга чиксез рәхмәт сүз­ләре яңгырады. Аралашу шатлыгы бүләк иткән өчен барлык оештыручыларга да чиксез рәхмәтлебез. Бәйрәм, чынлап та, бик күңелле килеп чыкты һәм һәркемнең күңе­лендә бик озак сакланачак әле.
Әлфинә Мостаева.
Дим Кәримов фотолары.
Читайте нас: