Яңа Кыешкы авылында мәктәп ачылуның 50 еллык юбилее күп халыкны җыйды. Район җитәкчелеге, мәктәпнең элекке укучылары, мәгариф ветераннары, язмышлары шушы авыл белән бәйле якташлар, фидакарь хезмәтләре белән туган төбәкләрен данлаган авылдашлар, бүген авылда яшәгән чын патриотлар, кунаклар - берсе дә бу чарадан читтә калмады. Мәктәпнең тарихы, уңышлары, киләчәк өчен планнар матур бәйрәм кичендә урындагы мәдәният йорты үзешчән сәнгать артистларының концерты белән үрелеп барды. Тамашачыларның көчле кул чабулары мәктәп коллективына рәхмәтләр булып яңгырады.
Туган ягының тарихы белән кызыксынучы, бу уңайдан берничә китап нәшер иткән Русиянең, Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Риф Йөзлекбаев туган мәктәбенең тарихына кагылышлы да бай мәгълүмат туплаган. Шул чыганакларга ярашлы, Яңа Кыешкы авылында революциягә кадәр мәдрәсә булган. Халыкны ныклап белемле итү, укырга-язарга өйрәтү эшләре революциядән соң башланып китә. 1918-1919 елларда Яңа Кыешкы авылына Стәрлебаштан Шәриф Мәскудов дигән кеше укытучы итеп җибәрелә. Ләкин аны биредә җылы каршы алмыйлар. Байлар халыкның белемле булып китүеннән, ә наданнар балаларының кирәкмәгәнне өйрәнеп бозылып китүеннән курка. Чөнки бу мөгаллим дин дәресләрен түгел, ә тарих, география, арифметика һәм башка фәннәрне укытырга тели. Бер ел чамасы унлаган малайны укытканнан соң Гражданнар сугышы башлана, укулар өзелә һәм ул туган ягына кайтып китә. Гайса Ибатуллин, Әгъзам Әпсәләмов, Әхәт Абдрахманов, Әскар Ибатуллин тәүге укучылардан була. Мәскудов кайтып китсә дә, егетләр укуларын башка белемле кешеләрнең йортларында дәвам итә. 1921 елда, ачлык булу сәбәпле, укулар туктатыла. Ә көзен мәдрәсә бинасында Галиәхмәтов дигән мөгаллим хәрефләр язарга өйрәтә башлый. Шул ук вакытта Вафа Гайнуллин һәм Гарифулла Мостафин балаларга дин сабаклары укыта.
1922 елда контон халык мәгарифе бүлегеннән инспектор килеп, Мостафин урынына Карлыман авылының белемле кешесен – Әдһәм Котлыбаевны куеп китә. Ул 16 балага Әхтәм Садыйковның йортында белем бирә. Бу укучылар соңрак авылның активистлары булып китә. 1924 елда беренче пионерлар отряды оештырыла. Шулай ук мәктәп яшеннән үткәннәр өчен кичке укулар ачыла. Монда татар теле генә түгел, рус теле дә укытыла башлый. Кичке укуларга йөрегәннәрдән авыл Советының һәм колхозның җитәкчеләре үсеп чыга. Әдһәм Котлыбаев берүзе 1928 елга кадәр эшли. Елдан-ел белемгә омтылучы балаларның саны арту сәбәпле, Яңа Кыешкы кызы Хәдичә Сәгыйтова икенче укытучы булып эшли башлый. 1930-31 уку елында дүрт укытучы булып китә – халыкны агарту эшенә Зәбирә Муллина белән Мәхмүт Галләмов, ә алдагы уку елында Гөлсем Шәрәфетдинова һәм Фәгыйлә Шәймәрдәнова да кушыла.
1939 елга кадәр, мәчетнең манарасын бәреп төшергәнче укулар байлар йортында алып барыла. Аскы мәчетне – мәктәп, өстәгесен клуб итәләр. 1951 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Белемнәрен дәвам итү өчен балаларга Үтәгән, Сарт-Науруз авылларындагы җидеелык мәктәпләргә йөрергә туры килә. 1952 елда укытучы булып эшкә килгән Әгъләм Хөсәеновны 1954 елда директор урынбасары, ә 1957 елда директор итеп тәгаенлиләр. 1960 елда мәктәп сигезьеллыкка әйләнә. Ул бу вазыйфада 1976 елга кадәр эшли. Бу чорда астагы мәктәп төзәтелеп салына, ә 1968 елда әлеге мәктәп салына башлый.
Бу көнне чыгыш ясаучыларның барысы да хатирәләрен барлады, мәктәп елларындагы кызыклы мәлләрне сагынып искә алды, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Юбилей белән тәбрик итәргә килгән район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров та тарих битләренә тукталды.
- Бу чорда мәктәп 4000нән артык чыгарылыш укучысына олы тормышка юллама бирде, алар төрле тармакларда эшләп, район, республика һәм илебезнең үсешенә зур өлеш кертте. Биредә 600 бала белем алган вакытлар да бар иде. Шундый вакытлар кабатланыр, дип ышанасы килә, - диде Альфир Фәрхәт улы белем һәм тәрбия бирүгә барлык көчләрен салган укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, ә укучыларга уңышлар теләп.
Авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Гайнуллин да шушы белем учагында укыган. Мәктәп чорын искә алып, ул укытучыларына, биредә белем алып, бүген дә авылның, туган мәктәпләренең киләчәге өчен битараф булмаган, ярдәм итеп торган авылдашларына рәхмәтен җиткерде.
Районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗановның чыгышы авыл биләмәсенең, аерым алганда колхоз тарихы белән бәйле булды. Башкорт АССРында беренче хатын-кыз Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырованы, Ленин ордены кавалерларын телгә алып китте. Бу уңайдан “Кырмыскалы районы эшчәннәре – Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Ленин ордены кавалерлары” дигән китап басылып чыгуы, анда яңакыешкылыларның да исемнәре булуын билгеләде һәм Банат Батырованың оныгы Сабит Батыровка, шулай ук Ленин орденнары кавалерлары Фәрзәнә Хөсәенова, Нәсимә Морзакаева, Хәлим Ситдыйков, Габделнур Гайсиннарның балаларына бу китапны бүләк итте.
Ярты гасыр дәвамында мәктәпкә 7 директор җитәкчелек иткән. Аларның һәрберсе турында тик мактау сүзләре генә яңгырады. Ә күпме укытучылар биредә хезмәт юлын башлап, барлык гомерен шушы мәктәпкә багышлаган! Альмира Сабирҗан кызы Чыңгызованың хатирәләргә бай чыгышы күпләрне үткәннәргә алып кайтты. Коллективның һәрвакыт бердәм булуын, укучылары белән горурлану хисен яшермәде ул.
Ә укытучы хезмәте зур хөрмәткә лаек. Бу көнне мәгариф ветераннарына күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшыру - бүләк алучыларның үзләре, мәктәп хакимияте һәм укучылары өчен дә иң дулкынландыргыч мәлләрнең берсе булгандыр.
Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар бу көнне янә бергә җыелып, хатирәләрен яңартты, балачакларын, яшьлекләрен искә алды. Чал чәчле укытучылар, инде байтактан күрешмәгән сабакташлар белән очрашу, хәл-әхвәл белешү өчен нинди күркәм сәбәп булды.
Шулай, Үтәгән мәктәбенең география укытучысы Зорина Идрисованың шушы белем учагын тәмамлавына быел 30 ел. Сыйныфташларын, укытучыларын сагынып килгән ул. Әлеге мәктәп стеналары аңа бик якын: биредә ул белем алудан тыш, практика да үткән, үзенең укытучыларыннан тәҗрибә туплаган.
Риф Йөзлекбаев сыйныфташлары белән ел саен очрашып торулары турында горурлык хисе белән сөйләде. Киләсе елда аларның мәктәпне тәмамлауларына 50 ел тула. Сыйныфларындагы 33 укучының быелгы җыелышка уннан артыгы киләгән иде. Кызганычка каршы, байтак укытучылары, сыйныфташлары бакыйлыкка күчкән. Аларны да искә алдылар.
- Белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз белән очрашу һәрвакыт күңелдә җылы хисләр уята. Бу юлы да Светлана апа Морзагилдина, Финә апа Кәримова, Әлфидә апа Хөсәенова белән очрашып, шул елларга әйләнеп кайткандай булдык, - ди Риф Хаҗиәхмәт улы.
- Мин үзем бу мәктәпкә 31 ел элек килгән идем, 2 ел директор булып эшләдем. Бу дәвердә мәктәпкә эшчән, белемле, яңалыкка омтылучы педагогик коллектив тупланды. Хәзерге көндә дә укытучылар, мәктәп җитәкчелеге зур җаваплылык тоеп эшлиләр, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, - диде Рәис Рәҗәп улы Колшәрипов мәктәпкә даими ярдәм күрсәткән элекке укучылары Альфир Насыйров, Рөстәм Кәримов һәм башкаларга рәхмәтен җиткереп.
Мәктәпнең соңгы елларда ирешкән уңышлары да бихисап. Укучылар район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә, конкурсларда, спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар, чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе белемен югары уку йортларында дәвам итә. Шуңа да бу мәктәпне районыбызның иң уңышлы эшләүче мәктәпләренең берсе, дип ышанычлы әйтергә була.
Мәктәп һәм аның ихатасындагы уңай үзгәрешләрне күреп тә кунаклар соклануын яшермәде. Соңгы елларда район хакимияте ярдәме белән биредә байтак төзекләндерү эшләре башкарылган. Мәктәп коллективы юбилейга да бик ныклап әзерләнгән - көне буе диярлек дәвам иткән бәйрәм тантанасында аларның бу тырышлыгы, хезмәте бик ачык күренде.
Әлеге тантанага шулкадәр кеше җыелган иде, димәк, укучыларга дөрес тәрбия бирелгән. Мәктәп гасырлар буе тоткан кыйбласын югалтмасын, кыңгырау тавышы беркайчан да тынмасын, киләчәктә дә ул авылның йөз аклыгы булып, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүен лаеклы дәвам итсен.