Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
10 сентябрь 2019, 12:41

Яңа паркка рәхим итегез!

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылында “Ак күл” мәдәният һәм ял паркы ачылды. Чарага бик күп халык – рәсми шәхесләр, ата-аналар белән балалар һәм үзешчән артистлар җыелды.

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылында “Ак күл” мәдәният һәм ял паркы ачылды. Чарага бик күп халык – рәсми шәхесләр, ата-аналар белән балалар һәм үзешчән артистлар җыелды.

Гомум көч белән

Ак күл янындагы паркны төзекләндерү эшләре 2017 елда ук башланды. Ул берничә этап буенча алып барылды. Тәүдә җәяүлеләр өчен юл салынды, эскәмияләр урнаштырылды, соңрак – сәхнә, тамашачылар урыны булдырылды. Матур чүп савытлары куелды, кичләрен дә якты булсын өчен фонарьлар эленде. Ял итү, күңел ачу һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бер дигән урын барлыкка килде.

Район башлыгы Альфир Сабиров парк­ны ачу тантанасында бу зур проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Күл тирәсен төзек­ләндерү районның Почетлы гражданины, “Лениногорскнефть” нефть-газ чыгару идарәлеге начальнигы Рафаил Сәет улы Нурмөхәммәтовның ярдәме белән мөмкин булды.

Шулай ук районның элекке, Гафури районының әлеге хакимият башлыгы Фәнзил Чыңгызов, эшкуарлар Илшат Мөхәммәтҗанов, Илшат Латыйпов, Дамир Насыйров, Дамир Йосыпов, Фәнис Мөхәммәтҗанов, Саят Гукасян зур ярдәм күрсәтте.

- Яңа парк төрле бәйрәмнәр, концертлар, спорт чаралары үткәрү урынына әверелер, бирегә балалар, мәктәп укучылары, яшьләр һәм өлкәннәрнең яраткан урынына әверелер, дип ышанам, - диде Альфир Фәрхәт улы.

- Балачакта бу күлдә балык тота, кыш боз өстендә хоккей уйный идек. Бу парк уртак көч һәм тырышлык белән төзелде, аны бүгенге күркәм хәленә җиткерүгә районның оешма-предприятиеләре хезмәт­кәр­ләре дә күп көч салды, аларның барсына да рәхмәт. Сүз дә юк, бу парк кырмыскалыларны гына түгел, башка авыл халкын да үзенә тартып торыр, дип уйлыйм, - диде Рафаил Нурмөхәммәтов.

- Ак күл байтак еллар халыкка хезмәт итте. Ләкин вакыт үтү белән ул сазлыкка әйләнде. Шул вакытта бу урында парк төзергә дигән карарга килдек. Бүген бу урыннан китәсе дә килми. Андагы матурлык, яшеллек күзне иркәли, күңелгә ял бирә, - диде Фәнзил Фәез улы.

Олысы да, кечесе дә

Паркны ачу тантанасына җыелган халык өчен төрле мәйданчыклар эшләде. Балаларга аквагрим ясадылар, суда рәсем төшерергә, чүпрәктән курчаклар ясарга өйрәттеләр. Өлкәнрәк сыйныф укучыларын төсле манный ярмасыннан картина ясарга, спорт ярышларында катнашырга чакырдылар.

Уен мәйданчыклары да балаларның шат тавышларыннан гү килеп торды – барсының да төрле төсләр белән бизәлгән таганда, турникта һәм таучыкларда уйнап карыйсы килде. Биредә балалар өчен барлык шартлар тудырылган, хәвефсезлек өчен резина өслек җәелгән.

Бәйрәм кунаклары өчен җыр һәм бию коллективлары катнашлыгында зур концерт әзерләнде. Тхэквондистлар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Спорт мәйданчыгында “Әни, әти, мин – спорт сөюче гаилә” конкурсы оештырылды. Балалалар һәм аларның ата-аналары йөгерде, сикерде, кәгазьдән ясалган самолетлар очырды. Нәтиҗәдә, бу конкурста Рина һәм Валерий Ногмановлар беренче дип танылды. Эльвира һәм Нәүфәр Миннибаевлар икенче урын яулады, ә Гөлчәчәк һәм Илшат Шәмсе­баровлар - өченче урында.

Бәйрәм азагында Кырмыскалының “Квацерт” төркеме чыгыш ясады. Тамашачылар аларны җылы кабул иттеләр.

…Кырмыскалыларның күбесе Ак күл белән бәйле хатирәләр белән яши. Берәүләр бу күлгә суга йөресә, икенчеләр физкультура дәресендә чаңгыда шуган, өченчеләр дуслары белән күл буендагы хозурлыкка сокланып йөрегәндер. Ял паркын ачу - кырмыскалылар өчен зур вакыйга. Киләчәктә дә бу урын шулай чиста, төзек торсын, озак еллар хезмәт итсен иде. Ә монысы инде биредә ял итүчеләрдән - үзебездән тора.

Әлфия Әхмәдуллина.

Автор фотолары.
Читайте нас: