Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
30 сентябрь 2019, 18:25

Яңа сулыш өрделәр

Иске Акташ авылында башлангыч мәктәп ябылгач, авыл халкы бик көенгән иде. Чөнки моңа кадәр барлык чаралар – җыелышлар, концертлар, бәйрәмнәр шунда үткәрелеп килде. Авыл халкына җыелып аралашу, киңәшләшү, күңел ачу өчен авылда бердәнбер бина иде.

Иске Акташ авылында башлангыч мәктәп ябылгач, авыл халкы бик көенгән иде. Чөнки моңа кадәр барлык чаралар – җыелышлар, концертлар, бәйрәмнәр шунда үткәрелеп килде. Авыл халкына җыелып аралашу, киңәшләшү, күңел ачу өчен авылда бердәнбер бина иде.
Шунысы куанычлы, башлангыч мәктәп ябылса да, активистлар авыл халкы ядәме белән бинаны саклап кала алды. Ул гына да түгел, яңа сулыш өөреп, мәдәният учагына әверелдерделәр. Монда, әлбәттә, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең дә ярдәме зур булды. Узган елдан башлап байтак ремонт эшләре башкарылды: бинаның түбәсе ябылды, ут үткәрелде, тамаша залы булдырылды. Җылыту да хәзер элеккечә утын ягып түгел, электр ярдәмендә. Авыл клубының хәзер үз җитәкчесе дә бар – бу бурычлар Наилә Рәшит кызы Фәхретдиновага йөкләтелде.
Шул көннәрдә биредә тәүге чара үтте – Өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Бирегә искеакташлылар гына түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр дә бар иде. Җыелучыларны авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснединов тәбрик итте һәм изге теләкләрен җиткерде. Олыкүл, Сахай авыл мәдәният йортларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары ңа күчтәнәчләр белән килде – тантана сәбәпчеләренә музыкаль бүләкләрен тәкъдим итте. Урындагы “Яшьлегем моңнары” фольклор ансамбленең чагу номерлары беркемне дә битараф калдырмады.
Өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм табыны корылды. Ветераннар рәхәтләнеп аралашты, яшьлекләрен искә алды, җырлап-биеп күңел ачты.
Читайте нас: