Үзән
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
15 октябрь 2019, 19:51

Яңгыр да бәйрәмгә комачауламады

Бераз яңгыр сибәләп торуга карамастан, Кырмыскалы авылында Республика көненә багышланган чаралар югары дәрәҗәдә үтте. Халыкара матбугатка языучылар көнен дә республика бәйрәменә туры китереп оештыру бик уңышлы булды. Авылның үзәк мәйданында халык шыгрым тулы иде.

Һәр бәйрәм уңаеннан ярминкәләр оештыру бездә күркәм йолага әверелде, аларны район халкы көтеп ала. Бу юлы да ул кырмыскалыларны товарларның төрлелеге белән җәлеп итте. Биредә ит, сөт продукциясе, икмәк-калач изделиеләре, яшелчә-җимеш, көзгелеккә өс һәм аяк киемнәре алырга мөмкин иде.
“Йолдыз белән зарядка” акциясе дә даими оештырылып, анда өлкәннәр дә, балалар да зур теләк белән катнаша. Бу юлы аны тхэквондо буенча тренер Радик Сөләймановның тәрбияләнүчеләре: Русиянең спорт мастеры Кирилл Хәмидуллин, 2019 елда Европа Беренчелеге җиңүчесе Валерия Зонова, Русия Беренчелегендә җиңү яулаган һәм берничә тапкыр призер исеменә лаек булган Яна Балашова үткәрде.
Гомумән, районда балаларны, үсмерләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча зур эш башкарыла. Бу өлкәдәге уңышлар да сөенерлек – спортчыларыбыз русия һәм халыкарар ярышларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу көнне ГТО нормаларын алтын һәм көмеш билгеләргә тапшырган башлангыч сыйныф укучыларын тантналы шартларда бүләкләп китү дә балаларның спорт белән дуслыкларын тагын да ныгытыр һәм киләчәктә яңа үрләр яуларга булышлык итәр, дип ышанасы килә.
Халыкара матбугатка язылучылар көне уңаеннан да бай программа әзерләнде. Почтамт хезмәткәрләре кырмыскалыларны матбугат декадсы чикләрендә ташламалы хаклар буенча төрле басмаларга яздырса, район гәзите редакциясе дә викторина, конкурслар оештырып һәм җиңүчеләргә бүләкләр өләшеп, җыелучыларның кәефен күтәрде.
Өч телдә нәшер ителгән район басмалары белән хезмәттәшлек иткән даими авторларыбыз да бу чарадан читтә калмады - алар такмаклар, шигырьләр язып алып килгән иде. Кырмыскалы авылыннан Лена Әминева матбугатка язылучылар көненә багышлап яңа гына иҗат ителгән шигырен укып ишеттерде.
Чарада республика башкаласы кунаклары да катнашты. Шулай, барыбыз да яратып укыган “Өмет” гәзите хезмәткәрләре кырмыскалыларны бәйрәм белән котлап, бу көнне гәзиткә язылган һәр кешегә һәм район буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хат ташучыларга - Кабак почта элемтәсе бүлекчәсеннән Людмила Герасимова, Прибельскийдан Гөлсинә Юлукова һәм Яңа Кыешкы авылыннан Зәлия Гаетколовага бүләкләрен тапшырдылар.
Бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итте һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Районның иҗади коллективлары һәм Уфа шәһәреннән килгән “Ретро-шлягер” төркеме район халкына һәм кунакларга үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: