Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
30 декабрь 2019, 19:40

Пионерлар һәм укучылар йортында - Яңа ел тамашасы

Районның Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары үзләренең тәрбияләнүчеләре өчен мавыктыргыч Яңа ел тамашасы әзерләп, балаларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Районның Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары үзләренең тәрбияләнүчеләре өчен мавыктыргыч Яңа ел тамашасы әзерләп, балаларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Тамашага килгән ата-аналар да программаның мавыктыргыч һәм эчтәлекле булуына сокланып утырды. Төрле түгәрәкләрдә катнашучылар бу көнне бергәләшеп җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Шунысы куанычлы, балалар байтак булуга карамастан, берсе дә игътибардан читтә калмады. Төрле кызыклы конкурсларда, уеннарда катнашып, үзләрен сынап карый алдылар.
Нинди Яңа ел бәйрәме бүләксез булсын инде?! Чараның ахырында һәркем бүләкләр, ә иң мөһиме, күтәренке кәеф алып кайтып китте.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: