Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
17 март 2020, 15:05

Кечкенә принцессалар балы

Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында йолага әверелгән “Кечкенә принцессалар балы” үтте. Анда барлык республикадан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бәләкәй кызлар һәм аларның әниләре – барлыгы – 500ләп кеше катнашты.

Бу чарада безнең район кызлары - Оксана Утманцева, Чулпан Шәм­сетдинова, Полина Вавилова һәм Александра Чирухинага да катнашу бәхете тиде. Бәйрәм театрның фойесында ук башланды. Бәләкәй принцессаларның һәрберсен әкият персонажлары каршы алды һәм таҗ белән беләзек кидерделәр. Кунаклар өчен бай программа – мог­җизалы шоу, бию театрының чыгышы, интерактив спектакль һәм бәйрәмчә бал әзерләнгән иде. Җыелучыларны Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров сәламләп, бәйрәм белән котлады. - Мин бу чарада катнашучыларның барысына да сокланам. Сезнең нык, чыдам булуыгызга, әйбәт укырга, хәрәкәт итәргә, актив, матур булырга тырышуыгызга сокланам. Сезнең искиткеч көчле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле һәм зирәк акыллы әниләрегезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, сөекле, кадерле әниләр! Мондый бәйрәмнәрне без бөтен республика буенча үткәрәбез, чөнки сезне бик яратабыз һәм ярдәм итәчәкбез, - диде Радий Фәрит улы. Чарада шулай ук дәвалау һәм реабилитация осталык дәресләре, “Гаилә” ресурс үзәгеннән ата-аналар өчен пси­­хо­логик тренинглар, профильле министрлык-ведомстволардан консульта­цияләр булды. Театрның зур залында “Летучий корабль” спектакле күрсәтелде. Соңыннан һәрбер балага бүләкләр тапшырылды. Бу көндә катнашучыларның һәрберсе онытылмаслык тәэссоратлар алдылар. Республика башлыгы ассызыклавынча, мондый баллар барлык муниципалитетларда да үткәрелергә тиеш. Һәрбер район һәм шәһәрнең Мәдәният сараен матур итеп бизәп, шундый чара оештыру мөмкинлеге бар, диде ул. Бүген, 13 мартта, район Мәдәният сараенда да “Кечкенә принцессалар балы” һәм “Рыцарьлар турниры” үткә­релә. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар чакырыла. Кызлар балда катнашса, малайлар өчен чын рыцарьлар турниры оештырылачак. Программа чикләрендә осталык дәресләре, уеннар, конкурслар үткәрү дә каралган.Нурия Әминева.
Читайте нас: