Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
19 март 2020, 18:07

Балаларга шатлык бүләк иттеләр

Матур күлмәкләрдәге кызлар, купшы малайлар, дәртле көй... Аларны әкият персонажлары каршы алып, кызларга – таҗ, малайларга күбәләк-галстук тагып, матур итеп бизәлгән фотозонага үтәргә һәм истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим итә. Район Мәдәният сараенда узган “Кечкенә прицессалар балы” һәм “Рыцарьлар турниры” нәкъ шулай башланып китте. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен уздырылган бу чарага 100дән артык бала җыелды.

Балаларга бигрәк тә осталык дәрес­ләре ошады. Кемдер үз куллары белән күз тиюдән саклый торган бетү ясарга өйрәнсә, кемдер котлау открыткасы, фетрдан уенчыклар эшләде, малайлар исә күбрәк конструктор янына җыелды. Ә инде перәникләр буяп һәм “Шоколад фонтаны”нда тәмлекәчләр ясап карау балаларга ошамый калмагандыр.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәк­тәбе тренерлары оештырган турнирда исә балалар ике командага бүленеп, җитезлекләрен күрсәтте. Алар төрле конкурсларда көч сынашып, бүләк­ләргә дә ия булды.
Г.Х.Андерсонның әсәре буенча куел­ган чагу тамаша балаларны мавыктыргыч дөньяга алып керде. Су асты дөньясы турындагы әкиятне малайлар һәм кызлар йотлыгып карады.
Дөнья күләмендә билгеле иллюзионист Макс-Брайт­ның чыгышы чараны тагын да кү­­­ңел­лерәк итте. Кайдандыр серле рәвештә пәйдә бул­ган күгәр­ченнәр, тутыйкош, тәннән коелган тәңкәләр – болар барысы да балаларның хәтерендә озак сакланачак.
Бәйрәм чарасының тагын бер өлеше – бал. Кызлар һәм малайлар парлашып вальс биеде. Ә соңыннан чәй табыны артында җыелышты.
12 яшьлек Лилия Бай­гуска­ровага да бәйрәм бик оша­ды. Ул үзе дә рәсем тө­ше­рергә, аппликация ясарга һәм, әлбәттә, матур итеп ки­енергә ярата. Шуңа балга чакыру алгач, шатлыгының чиге булмый.
- Кызымның шикәр диабеты һәм Даун сндромы. Биш яшенә кадәр атламады һәм башын да күтәрә алмады. Соңыннан җай­лап аякларына басты һәм атлап китте. Хәзер ул безнең ярдәм­чебез, - ди әнисе Зәлия Сәй­фетдин кызы.
Балаларның бәхетле елма­юы күңелне һәрвакыт җы­лы хисләр белән баета. Бигрәк тә мөмкин­лекләре чикле булган малай-кыз­ларның һәрчак бә­хетле бу­луын күрәсе килә. Тор­мыш чәчкәләре булган ба­­лалар моңа һичшиксез лаек.
Эльнара Шәймәрдәнова.
Әлфия Әхмәдуллина.
Читайте нас: