Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
13 Май 2020, 14:15

Күз яшьләре аша килгән бәйрәм

Быелгы Җиңү көне башка елдагыларга охшамады. Кызганычка каршы, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, парад һәм башка чаралар үткәрелмәсә дә, истәлекле дата билгеләнми калмады.

Чәчкәләр салынды
9 Май көнне район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, район Советы рәисе Зөлфия Котлыева, Совет секретаре Айрат Сәетгаллин, Русия Эчке Эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы бүлеге начальнигы Артур Хафизов, Кырмыскалы районы прокуроры Артур Әминев, Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов билгесез солдат һәйкәленә чәчкәләр салдылар. Кырмыскалы авылының Җиңү паркында Советлар Союзы Герое В.М.Белов һәм Русия Герое М.М.Шәйморатов хөрмәтенә мемориал плитәләр урнаштырылды.
Рәсми шәхесләр шулай ук легендар дивизия командирының туган авылындагы һәйкәленә бардылар. Агымдагы ел республика халкы, аеруча кырмыскалылар өчен истәлекле – Русия Президенты Владимир Путинның Указына ярашлы, Миңлегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде.
9 Майда Башкортстан юлдаш телеви­дениесендә Миңлегали Шәймора­товның “Алтын йолдыз” медален БР Милли музейга тапшыру тантанасы күрсәтелде. Бу тапшыру ел вакыйгасына әверелде. Интернетта гына да аны 200 меңнән артык кеше караган.
Ихатада концерт белән
Шул ук көнне район Мәдәният сарае артистлары районыбызның төрле авылларында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының йортларына барып, һәр фронтовик өчен сугыш турында җырлар, биюләр, театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр.
Шулай, вокалистлар Ольга Исхакова һәм Айдар Мөхәммәтгәрәев рус һәм татар телләрендә “Җиңү көне” җырын бүләк итте. Ә Элеонора Лаврентьева башкорт биюен башкарды.
Мәдәният вәкилләре Иске Шәрәй авылында яшәүче Чурагулов Мөхәммәт Арслан улын котладылар. Кызы Мәдинә Мөхәммәт кызы әйтүенчә, кунакларга әтисе аеруча шатланган.
– Бүген аны район хакимияте һәм авыл биләмәсе вәкилләре, хәтта Уфа шәһәреннән десантниклар килеп котладылар. Аның күңелендә бик күп уңай тәэссоратлар калды. Барсына да рәхмәт, - диде Мәдинә Мөхәммәт кызы.
Ветеран һәм аның тормыш иптәше район Мәдәният сарае артистларының чыгышларына шатланып, кул чабып утырдылар. Авыр сугыш еллары аларның икесенә дә кагыла. Мөхәммәт Арслан улы фронтта булса, хатыны тылда намуслы хезмәт итә. 1943 елның сентябрендә Мөхәммәт Арслан улы фронтка китә һәм 1950 елда гына туган ягына әйләнеп кайта.
Йортына кайту белән Мөхәммәт Арслан улы колхозга тракторчы булып эшкә урнаша. Эчке гаскәрләрдә хезмәт итәргә тәкъдим итәләр, ләкин илебезне, районны, туган авылын тергезергә кирәк, дип баш тарта. Үзенең булачак хатыны Флюра Мөхлис кызы белән күрше урамда гына яшәгәннәр. Ул гомер буе чөгендер үстергән. Тыл ветераны.
– Әтием 72 яшенә кадәр комбайнда эшләде. Уңыш җыю нәтиҗәләре буенча, гелән беренче урыннарны яулады. Үзе турында язган гәзиттәге язмаларны әле булса кадерләп саклый. Ә узган елда аңа “Районның почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде. Ул аңа бик шатланды, - ди Мәдинә Мөхәммәт кызы.
Чуругуловлар 66 ел инде бергә тату гомер итәләр. Киләчәктә дә аларга нык­лы сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
– Әтием Әнәсов Әхмәт Сәетгәрәй улына да артистлар килеп, аны котлап, концерт куеп киттеләр. Көне дә аяз иде. Алар ихатада биеделәр һәм җырладылар. Бу көн чын бәйрәмгә әверелде. Әтием ихлас күңелдән кунакларга рәхмәт әйтте, илебездә тынычлык булуын теләде. Әлбәттә, шатлыгыннан аның күзендә яшь бөртекләре күренде. Бу бик дулкынландыргыч булды, - диде кызы Фәнисә Исхакова.
Социаль челтәрләрдә
Җиңү көненә багышланган чаралар­ның күбесе социаль челтәрләрдә үтте. Соңгы елларда бәйрәмнең күрке булган “Үлемсез полк” быел урамга чыга алмады. Әмма Җиңү яулаган әби-бабайлар, әти-әниләр, туганнар, абыйлар хәтер булып, бер сафта, онлайн рәвештә парадка баса алды. Акциядә катнашу өчен картәти һәм карт картәтиләрнең фотог­рафияләрен https://2020.polkrf.ru/ сайтына урнаштырып, герой турында анкета тутырырыга кирәк иде. Бу фо­тогра­фи­яләр бөтен ил буенча медиаэкраннар­да, шулай онлайн-кинотеатр мәй­­дан­чык­ларында, телевизион канал эфирында, шулай ук “Русиянең Үлемсез полк” порталында күрсәтелде.
Район халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан үзләренең якыннарың фотог­рафияләрен, балаларның Җиңү турында шигырь сөйләүләрен, рәсемнәрен һәм открыткаларын социаль челтәрләргә куйдылар. Кайберләр 1941-1945 еллар вакыйгалары шаһиты булган ветераннар белән фотога төшкәннәр. Социаль челтәр#Җиңү көне белән, #Җиңүгә75ел, #Җиңүварисчысы хэштеклары белән тулды.
Шулай ук #Ихата белән җырлыйбыз акциясе үткәрелде – күпфатирлы йортларда яшәүчеләр тәрәзәләрен ачып, сугыш турында җырлар башкардылар һәм аны видеога төшереп җибәрделәр.
19.00 сәгатьтә бер минут тынлык игълан ителде. Шулай Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдык.
Кич Кырмыскалы авылы күгендә бәйрәм салюты яңгырады. Берәүләр аны ихаталарына чыгып, икенчеләр тәрә­зәдән генә күзәтте.
Ринат ШӘЙБӘКОВ,
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: