Үзән
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
7 октябрь 2020, 14:35

Изгелек һәм хөрмәт көне

Район үзәгендә Өлкән яшьтәгеләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу юлы Ленин исемендәге мәйданда ярминкә, мәгълүматлар өстәле, күргәзмә оештырылды, кызыксынулар буенча осталык дәресләре үткәрелде, шулай ук консультация алырга да мөмкин иде, соңыннан бәйрәм концерты күрсәтелде.

Кызыксынулар буенча берләшмә
Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында җанлылык һәм бәйрәм кәефе хакимлек ит­те. Кунаклар күргәзмәләрне һәм стендларны зур кызыксыну белән карап йөределәр. Җы­елучылар өчен төрле осталык дәресләре дә әзерләнгән иде. Хатын-кызлар зур теләк белән энә кадау өчен эшләпә, брошка һәм чүпрәк курчак ясадылар. Ә күргәзмәгә районыбызның оста куллы кешеләренең гаҗәеп ма­тур эшләре куелды. Нәрсә генә юк анда: милли халык кием­нә­ре, күкрәкчәләр, талдан үрел­гән кәрзиннәр, хәтта чабата да бар иде. Бу акция Шәһәрне үс­терү җәмәгать фондының “Бер­ләш­мә конструкторы” про­ек­тын тормышка ашыру чикләрендә үткәрелде.
- Күргәзмәдәге әйберләргә хәйран калып йөредем. Кеше­ләр­нең талан­ты­ның чиге юк. Биг­рәк тә тасмалар белән чи­гел­гән картиналар миндә соклану хисе уята. Спорт вете­ран­нары турындагы элекке фоторәсем­нәр да, әлбәттә, бик кызыклы, - ди Кырмыскалы авылында яшәү­че Елизавета Терентьева.
Гаиләләрдә иминлек булсын
Өлкән яшьтәгеләр өчен зур бәйрәм концерты әзерләнгән. Тәүдә җыелучы­ларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева сәламләде.
- Без күркәм бәйрәм алдыннан очраштык. Фидакарь хез­мәтегез, илебезнең киләчәге ха­кына керткән өлешегез өчен өлкән буынга чиксез рәх­мә­тебезне белдерәбез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм шатлык-куанычлар телим, - диде Флизә Наил кызы.
Бәйрәмгә республиканың Җәмәгать палатасы рәисе Ольга Панчихина да килгән иде.
– Өлкән яшьтәгеләр көне – изгелек һәм хөрмәт көне. Яшьләр моны аңларга тиеш. Бүген монда бик күп яшьләр дә җыелган, алар нәнәйләренә һәм картәтиләренә шалтыратып, бәйрәм белән котларга һәм хәлләрен сорашырга онытмасыннар иде. Аларга бит нибары җылы сүз һәм игътибар гына кирәк, – диде Ольга Юрьевна.
Сәхнәдә район Мәдәният сарае артистлары һәм иҗади коллективлар дәртле биюләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары тамашачылар өчен спорт күнекмәләрен күрсәттеләр. Чара бик кызыклы килеп чыкты.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: