Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
6 гыйнвар 2021, 17:50

Яллар файдалы да, күңелле дә булсын дип...

Бәйрәмнәрдә халык рәхәтләнеп ял итсә, мәдәният хезмәткәрләренең бу иң кызу эш чоры. Балаларның кышкы каникуллары күңелле дә, файдалы да үтсен өчен алар барлык тырышлыгын сала. Мәдәният учаклары булган барлык авылларда көн саен диярлек төрле чаралар оештырылып тора.

Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре дә каникуллар чорына җыр-биюләр, уеннар, төрле конкурслардан торган бай программа әзерләгән.
Мәсәлән, Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында оештырылган “Кышкы уеннар” да бик күңелле килеп чыкты. Ул кеченә сабыйларның да, өлкәнрәк балаларның да, хәтта әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде. Әкият персонажлары катнашлыгында балалар өчен чын бәйрәм булды. Башта әйлән-бәйлән уйнадылар, аннары берсеннән-берсе кызыклырак конкурслар башланып китте. Балалар ике төркемгә бүленеп ярыштылар. Ә чараның ахырында күңелле дискотека оештырылды. Көн салкын булуга карамастан, беркем дә өшеп карамады: балаларның йөгерешеп уйнавыннан битләре алсуланды, ә чараны читтән күзәтүчеләр дә урыннарында күңелле музыка астында биеп тордылар.
Эльвира Хөснетдинова.
Автор фотолары.
Читайте нас: