Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
12 март 2021, 09:42

Гүзәл затларга багышлап...

Район Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күркәм чара үтте.

Җыелучыларны район башлыгы Альфир Сабиров сәламләде.
- Безнең районның социаль өлкәсендә эшләүчеләрнең 70 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Гүзәл затларның күбесе авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш тармагында эшли. 16 авыл биләмәсенең алтысына хатын-кыз җитәкчелек итә. Аларның җәмгыятьтәге роле дә бәһалап беткесез. Сез эштә дә, җәмәгать эшенә дә өлгерәсез, гаилә учагын да саклыйсыз. Шул ук вакытта мөлаем һәм назлы да булып каласыз, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Район башлыгы Шәйморатов авылыннан Әминевларның гаиләсен алтын юбилейлары белән котлады. Зәки Закир улы һәм Сәлия Исмәгыйль кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның алты оныклары һәм ике туруннары бар.
Шулай ук Альфир Фәрхәт улы Кырмыскалы районы муниципаль районының үзәкләштерелгән бухгалтерлар муниципаль учреждениесе бухгалтеры Нурия Әхмәтҗанова, Иске Муса авыл билә­мәсенең эшләргә идарә итүчесе Рәмзия Кунакаева һәм Прибельский авылының “Әкият” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Наталья Минченкинага сайлауларга әзерләнү һәм үткәрүдә намуслы эшләре өчен БР Үзәк сайлау комис­сия­сенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Районның җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен район үзәк дәваха­нә­сенең клиник лаборатор диаг­нос­тика табибы Ирина Әхмәтҗанова, Кабак авыл би­ләмәсенең хатын-кызлар советы әгъза­сы Лилия Гобәйдуллина, Прибельский таби­блык амбулаториясенең та­биб-педи­­атры Гүзәлия Латыйпова, Сәвәләй авыл биләмәсе хакимияте белгече Фәүзәнә Мөхәмәтҗанова, Илтуган авыл мәдәният йортының мәдәния чаралар оештыручысы Әлфинә Насыйрова, Ефремкино мәктәбенең туган тел укытучысы Людмила Павлова, Ефремкино авыл би­ләмәсе Советы депутаты, Күлләр авылы старостасы Римма Сөләйманова, Яңа Кыешкы авыл мәдәният йортының мәдәния чаралар оештыручысы Фәнзия Өмәтколова, район үзәк дәваханәсенең табиб-педиатр кабинетының шәфкать туташы Ләйсән Шәрәфетдинова район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Наталья Әһлетдинова, Ралия Искән­дәрова, Антонина Клюкина һәм Валентина Ростовцева “Бердәм Русия” Бө­тенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсеннән гражданлык аңлылыгы һәм “Бердәм Русия” пози­цияләрен ныгытуда керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк алдылар.
Район Мәдәният сарае хезмәт­кәрләре тамашачылар өчен бай концерт программасы әзерләгәннәр иде. “Далан” һәм “Йолдыз” бию коллективларының бию­ләрен һәм үзешчән сәнгатьтә кат­нашу­чыларның җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Чара азагында җыелучыларга чәчкә гөлләмәләре тапшыру иң чагу мәлләрнең берсе булгандыр. Лирик җыр астында залга үсмер малай­лар кереп, һәр хатын-кызга тюль­пан­нар бүләк иттеләр. Тамашачылар концерттан күтәренке кәеф белән таралышты.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: