Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
13 март 2021, 16:25

Кышны озаттык

Бүген Кырмыскалы районы үзәгендә йолага әверелгән күркәм чара – Кышны озату бәйрәме узды.

Елдагыча, ярминкә, төрле конкурслар, районның иҗади коллективлары һәм мәдәният сарае артистларының чыгышлары белән үрелеп барган чарада катнашучылар күп булды.
Район Мәдәният сарае, авыл клубларының иҗади коллективлары һәм бәйрәмгә җыелучылар күңелле җырлар белән елның иң салкын вакытларын озаттылар. Бергәләшеп карачкы яндыру күренеше иске, кирәкмәгән һәм начар нәрсәләрдән котылуны, яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Димәк, бәйрәмдә катнашучыларның барысын да киләчәктә тик яхшылык кына көтә. Ут телләреннән хасил булган тутый кош кебек, кешеләрнең йортларына да иминлек һәм бәрәкәт килә.
Читайте нас: