Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
24 март 2023, 11:36

Чын ир-атлар бәйрәме

Иске Муса авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган  хәйрия концерты узды.

Чын ир-атлар бәйрәме
Чын ир-атлар бәйрәме

Җыелган акчалар бу көнне махсус операциядә катнашкан ир-егетләребезгә ярдәм максатыннан җыелды. Һәр кеше үз өлешен кертеп ярдәм кулы сузды. Күрше авыллардан килгән кунаклар да бу чарада актив катнашты. Залда бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Сәламләү һәм котлау өчен сүз Иске Муса авыл биләмәсе башлыгы Галиәхмәтова Ильмира Әнвәр кызына бирелде.

- Хәерле кич, кадерле дуслар! Ел саен без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Әмма быел бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия. Без, сугыштан соң туган балалар, сугышны җырлар, фильмнар буенча гына беләбез. Безнең заманда сугыш барганын, Ватаныбызга сакчылар кирәк дип тоярга туры киләчәге турында уйлый да алмадык. Бүген без үз вакытында үз гаиләләрен, үз балаларын, үз нәселләрен яклауда торган бурычларын үтәгән барлык ир-атларны котлыйбыз. Барыгызга да иминлек, сәламәтлек, сабырлык һәм тыныч күк йөзе телим, - диде Ильмира Әнвәр кызы.

Бөек Ватан сугышына авыл биләмәсеннән 340тан артык кеше сугышка киткән. Шулардан 120 кеше кайткан. Бүген аларның исемнәре обелиск, һәйкәл рәвешендә кире кайтты. Иске Муса авыл биләмәсеннән 13 егет мобилизацияләнгән, шулай ук Шәйморатов отрядында һәм контракт буенча 30дан артык ир-ат хезмәт итә. Илмира Әнвәр кызы үз чыгышында гел ярдәмгә килергә әзер булган, актив Рәфит Кильдияровка, Азат Габитовка, Тимергали Уразголовка, Данис Галиәхмәтовка, Илнур Гобәйдуллинга, Ильяс Бакировка, Роберт Фәхисламовка, Руслан Юламановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар авылдашларына, якташларына кулдан килгәнчә ярдәм итә.

Бәйрәм концерты патриотик җырлар, дәртле биюләр һәм рухи шигырьләр белән үрелеп барды. Рөстәм Ишмөхәммәтов, Гөлшат Хөсәенова, Фәния Юнысова, Илдар Мөхәммәдьяров, “Тәңкәбикә”, “Кояш нуры” ансамбле, “Кызлар” вокаль коллективы, Флүрә Гәрәева, Альмира һәм Гүзәл Гөзәеровалар һәм башкалар чыгыш ясады.

Бу көнне җыелган авылдашлар һәм кунаклар бик күп уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алдылар. Ә җыелган акчалар безнең сугышчыларга кирәк булачак, алар март башында ялга кайтырга тиеш. Аларга өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Безне шундый кыю, чын батырларыбыз яклаганда, без тыныч йоклый алабыз.

Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Автор фотолары.

Чын ир-атлар бәйрәме
Чын ир-атлар бәйрәме
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: