Чара “Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә беренче тапкыр оештырылды. Ярышта Сәвәләй, Кабак, Яңа Кыешкы һәм Прибельский авыл Советлары командалары, шулай ук “Ватан” волонтерлар штабы һәм “Кармстар” футбол командалары катнашты. Ярышта үзебезнең балыкчылардан тыш, Авыргазы районы балыкчылары да үзләрен сынап карарга итте. Балык кармаклауны сөючеләр өчен бу кызыклы һәм мавыктыргыч чара булды. Аларның арасында беренче тапкыр катнашучылар да, тәҗрибәле балыкчылар да бар иде. Катнашучылар балык тоту осталыгын сынап кына калмый, ә саф һавадан ләззәт алды һәм гаиләсе, дуслары белән матур, файдалы ял итте.
Чарада мәртәбәле кунаклар Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты җитәкчесе һәм “Аек авыл” республика конкурсына йомгак ясау буенча эксперт комиссиясе җитәкчесе Тәнзилә Котлыгилдина, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның биләмәләр белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлназ Сөярголова, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Исәнбаева, Сәвәләй авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Тимур Галәветдинов катнашты. Ярышны ачу тантанасында кунаклар балыкчыларга уңышлар теләде.
- Хөрмәтле чарада катнашучылар, сезгә Бөтендөнья башкортлары корылтаеннан кайнар сәламнәр алып килдек. Бүген көн суык булуга карамастан, шушы матур Кызылгы күле буенда халыкның күплеге, әлбәттә, күңелле вакыйга. “Аек авыл” конкурсында Кырмыскалы районы бик актив катнаша. Тәүге конкурстан ук башлап алар матур нәтиҗәләргә дә ирештеләр һәм быел Ибраһим авылы шулай ук ныклы адымнар белән шушы конкурска аяк басты. Әле менә “Аек авыл” республика конкурсының “Йәнбикә” проекты чикләрендә тәүге тапкыр хатын-кызлар арасында балык тоту буенча ярыш үтә. Конкурсантларга чын күңелдән уңышлар телибез, ә Ибраһим авылы шушы конкурста зур, матур нәтиҗәләргә ирешер һәм җиңүчеләр арасында булыр дип ышанабыз,- диде Тәнзилә Котлыгилдина.
Гүзәл хатын-кыз заты үзенең осталыгы, батырлыгы, матурлыгы белән дан тота. Бүген легендаларга бай ямьле Кызылгы буенда беренче тапкыр хатын-кызлар балык кармаклау ярышында үзләренең җитезлеген һәм чәмлелеген күрсәтте. Бәйгечеләр төрле категорияләрдә ярышты.
Ярыш шартлары буенча балыкчыларга балык тотуга бер сәгать вакыт бирелде. Шушы арауыҡта алар төрле ысуллар белән үзләренең балыкчы сәләтен ачты, балык тизрәк капсын өчен мәкене алдавычлар белән җимләп, кармакларын куйды. Шулай итеп бирелгән вакыт эчендә балыкчылар кәрзиннәрен балык белән тутырырга тырышты.
- Без Авыргазы районының Исмәгыйль авылыннан килдек. Безнең Исмәгыйль авыл Советы шулай ук “Аек авыл” республика конкурсында катнаша. Шундый матур, мавыктыргыч чарада катнашуыбызга шатбыз, оештыручыларның чакыруын куш куллап кабул иттек. Бүген ярышка җиңүгә зур өметләр багълап килдек. Әлбәттә, су буенда балык кармаклау – кызыклы шөгыль. Гаиләбез белән еш кына балыкка йөрибез, ә менә кышкы балык тотуга беренче тапкыр чыктым,- ди Фаягөл Бакиева.
- Дусларыбыз ярыш турында хәбәр итте һәм анда катнашырга чакырды. Без тәҗрибәле балыкчылар түгел, шулай да үзебезне сынап карарга булдык. Һава торышы да бик әйбәт. Менә беренче балыгымны да каптырдым. Кармакка зур булмаган кызылканат балыгы эләкте,- ди шатлыгыннан Кырмыскалы авылыннан килгән Гөлчәчәк Мөхәмәтҗанова.
- Сәвәләй авылыннан килдем. Мондый матур чарадан мин дә читтә кала алмадым. Ярыш турында игъланны ишеткәч тә катнашырга теләк белдердем. Минем белән тормыш иптәшем, улларым да килде. Алар мине дәртләндереп торды. Шундый чаралар оештырганнары өчен бик шатмын, канәгатьмен, балаларга да үрнәк күрсәтәбез. Гаиләбез белән Агыйделгә балык кармакларга еш кына чыгабыз. Минем картәтием, әтием, тормыш иптәшем, улларым оста балыкчылар. Шуңа күрә үзең дә балыкчы булып китәсең. Балык тоту – ирләр шөгыле, дип әйтүчеләр белән килешмим,- дип елмая Виктория Идрисова.
Балык кармаклау белән беррәттән яр буенда дәртле музыка уңаена төрле спорт ярышлары да оештырылды. Сәхнә түрендә район Мәдәният йорты артистлары һәм үзэшчәннәр катнашлыгында күңелне күтәрерлек дәртле җырлар яңгырады.
Чарада катнашучыларның барысының да кәефе бәйрәмчә. Музыка яңгырый, кар өстендәге учакта балык шурпасы пешә, самоварлар кайный. Әйткәндәй, Нурия Садыйкова, Динә Садыйкова һәм Эльвира Вәкиловалар чарада катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле итеп пешерелгән балык шурпасы белән сыйладылар.
Чәмле ярыш азагында иң яхшы балыкчылар кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Шулай итеп, “Тиз бораулаучы” номинациясендә Ләйсән Яковлева (Ибраһим авылы) иң җитезе булды. Боз тишү буенча иң беренчеләрдән булып җиңү яулады. Икенче урында Виктория Идрисова (Сәвәләй авылы), өченче урынны Прибельскийдан Юлия Кәримова алды. Диана Әхмәдиева иң яшь балыкчы дип танылды, ә Фәнзилә Канбәкова иң олы балыкчы булды. Иң күп тотылган балык саны буенча Ибраһим авылыннан Алина Садыйковага җитүче булмады. Икенче урынны Саҗидә Камалова һәм Эльвира Мөхәмәтҗанова бүлештеләр. Кабак авылыннан Лена Шәяхмәтова “Иң зур балык” номинациясендә җиңү яулады.
Шундый спорт чаралары, һичшиксез, халыкка кирәк, чөнки ул берләштерә һәм ялны күңелле һәм файдалы үткәрергә мөмкинлек бирә.
#Трезвоесело2024
#Айыҡауыл2024
#Трезвое_село_Ибрагимово_2024
#Кармаскалинскийрайон
#Ҡырмыҫҡалырайоны
#АктивныйОбразЖизни
#женскийрыболовныйфестиваль
Фирүзә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Автор фотолары.