Үзән
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
24 сентябрь 2025, 15:08

Илтуганда уңыш бәйрәме – “Сөмбелә” үтте

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, тамырлары белән ерак үткәнгә киткән, хәзер милли бәйрәмнәр рәвешендә әйләнеп кайткан йолалар бар. Илтуган авылында туган якны өйрәнү музее территориясендә узган “Сөмбелә” шундый бәйрәмнәрнең берсе.

Илтуганда уңыш бәйрәме – “Сөмбелә” үтте
Илтуганда уңыш бәйрәме – “Сөмбелә” үтте

Бу көнне туган якны өйрәнү музее алдында шау-шулы һәм күңелле иде. Музей, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре, Илтуган һәм Иске Муса авыллары волонтерлары, кунаклар әлеге искиткеч уңыш бәйрәменә җыелды. Иске Муса авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Клара Йосыпова җитәкчелегендәге мәктәп укучылары чараны ачу өчен сценарий әзерләгән. Тарих укытучысы Илшат Галиәхмәтов музыкаль яктан бизәде. Шулай ук бәйрәмгә Республика инженерлык лицееның 5 “в” һәм 6 “в” сыйныф укучылары да кушылды.

Кунакларны туган якны өйрәнү музее директоры Клара Гайфуллина сәламләде.

- Без бүген «Сөмбелә» исемле халык бәйрәмен уздырачакбыз. Бу төрки халыкларда көзге көн белән төн тигезләшкән - 22 сентябрьдә үткәрелә. Бүген балалар өчен бу бәйрәмнең кайбер өлешләре булган җырлар, такмаклар, уеннар күрсәтәчәкбез. Күптән онытылган халык уеннары, такмаклар, биюләр кызыклы булачак. Илтуган һәм Иске Муса халкы безгә һәрвакыт ярдәм итә, аларга зур рәхмәт, - диде Клара Дархан кызы.

Кунакларны Иске Муса мәктәбе укучылары театральләштерелгән тамаша белән каршы алды һәм “Сөмбелә” бәйрәме символын сайлады. Алар шигырьләр сөйләделәр, көз сынамышларын әйттеләр. Укучылар җырлап, татар милли биюләрен биеп кенә калмадылар, табышмаклар чиштеләр, төрле милли уеннарда бик теләп катнаштылар. Мәсәлән, кайчы белән кисеп бүләкләр алдылар, Бал бабайда кунакта булдылар, капчык киеп йөгерделәр, күзләрен бәйләп чүлмәк ваттылар. Моны Җәмил Азнагулов оештырды. Бигрәк тә “Бал бабай” Ришат Гайфуллинның бал аертуын карап тору ошады. Яз көне музей биләмәсендә 2 умарта куйганнар иде. Умарта чарада катнашучыларны үзенә җәлеп итте. Теләүчеләр умартачы һөнәре белән таныштылар. Илтуган авылында яшәүче Илгиз Йосыпов тулы кәрәзле умарталар алып килгән. Балалар рәхәтләнеп бал белән чәй эчтеләр. Бу бәйрәм Иске Муса авылы клубы һәм китапханә хезмәткәрләре - Миләүшә Мөхәммәдьярова, Наилә Гөзәерова һәм Гөлшат Шәнгәрәева катнашлыгыннан башка милли яктан бай булмас иде. Алар балалар белән "Наза" уен-биюен өйрәнделәр. Бәйрәмдә катнашучыларның сәламәтлеге Илтуган авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гүзәл Гөзәерова күзәтүе астында булды.

Бу йолада катнашучыларны учакка пешкән тары боткасы һәм самоварда кайнаган чәй белән сыйладылар. Альфира Әхтәмова, Зарина Шәйхетдинова, Миләүшә Яһудина, Клара Йосыпова тырышлыгы белән бай өстәл әзерләнде. Волонтерлар көче белән авыл хуҗалыгы азык-төлек ярминкәсе - күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм тасма-теләкләр һәм флешмоб-бию һәм заманча җыр белән тәмамланды.

Чара күңелле булды, уеннар, биюләр һәм театральләштерелгән тамаша чараны якты һәм истә калырлык итте, ә бәйрәмдә катнашучыларның барысы да үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Уңыш бәйрәме – “Сөмбелә”не үткәрү безнең мәдәни йолабыз булачак, чөнки мондый чаралар яхшылык, намуслык, гаделлек, шәфкатьлелек кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән. Шул сыйфатлар аркасында кеше үзенең эчке дөньясын чиста, якты һәм шатлыклы итә.

Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Автор фотолары.     

Илтуганда уңыш бәйрәме – “Сөмбелә” үтте
Илтуганда уңыш бәйрәме – “Сөмбелә” үтте
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас