Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бердәмлек белән көчле алар

Тормышта алар – гади сыер савучылар, бозау караучылар, механизаторлар, ә алар җиңел булмаган хезмәтләре белән районның терлекчелек тармагы казанышлары тарихын сурәтли.

Сәгать 12.00 – «Артемида» токымчылык хуҗалыгының Ляхово мегафермасында көндезге савым башлана. Тирә-як җанлана. Сыер савучылар үзләренең малкайлары янына ашыга.
Шунысы куанычлы, биредә районның тәҗрибәле терлекчеләре хезмәт сала. Мәсәлән, Екатерина Уфимцева бу предприятиедә 13 елдан артык эшли. Хуҗалык җитәк­челеге Екатерина Владимировнаны эшне җиренә җиткереп башкаручы тырыш хезмәткәр буларак телгә алды. Бу юкка түгелдер, чөнки авыл хуҗалыгы алдын­гыларының тантаналы җыелышында ул “Районның алдынгы сыер савучысы” исеменә лаек булды.
Коллектив җитәкчесе Денис Заикин билгеләвенчә, биредә эшләү өчен барлык шартлар да булдырылган. Машина белән сыер саву операторлары өчәр смена эшли, аларның һәрберсендә өчәр кеше.
Механизатор Артур Исәнголов комплекска нигез салынган көннән бирле эшли. Орловка егете агымдагы елда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Штатта 50дән артык кеше эшләгән ферма хезмәткәрләренең уртача яше - 34 яшь. Алар лаеклы хезмәт хакы ала һәм ул вакытында түләнә. Сыер савучыларның уртача хезмәт хакы 25 - 27 мең сум тәшкил итә. Гыйнвар аенда аны 30 мең сумга кадәр арттыру көтелә, димәк, ул җитештерү күрсәткечләрен дә арттырырга этәргеч бирә.
- Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, һәр сыердан 8 мең килограммга якын савым алырга исәп тотабыз. Хәзер ул тәүлегенә 15 тоннадан артык җитеш­терелә. Комплекста һәм аның бүлекчә­ләрендә барлыгы 1,5 мең баш мал асрала, алар исәбеннән 200 тана – Орловка авылында, 300 баш бозау Бүләкәй ферма­сының ремонтланган ике корпусында, - ди Денис Заикин.
Вероника Әхмәдуллинаның да терлекчелектә эш стажы зур. Ун ел сыер савучы булып эшләгән, ә бер ел элек бозау карый башлаган һәм югары нәтиҗәләр күрсәтеп, “Районның алдынгы бозау караучысы” исеменә лаек булган.
- Бүгенге көндә Венгриядән һәм Германиядән алып кайткан голштин токымлы таналар күпләп бозаулый башлады. Якын айларда 300дән артык тана артым бирәчәк, – ди әңгәмәдәшчем. – Күрсәткечләр куанырлык, алты айга кадәрге бозауларның артымы килограммнан, өлкәнрәкләр 900 граммнан артык тәшкил итә.
Голштин токымлы маллар югары савым белән генә түгел, ит юнәлешендәге малларга хас булганча, тиз авырлык җыюы белән дә аерылып тора. Республикада бу токымны сату өчен үрчетү белән “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан башка бер авыл хуҗалыгы да шөгыль­ләнми. Хуҗалык белгечләренең сүзләре буенча, якын көннәрдә күпләп мал сатып алу максатында Зианчура районы һәм Ырынбур өлкәсеннән вәкилләр киләчәк.
Мегафермага - 11 ел. Европадан кайтарылган маллар Башкортстандагы кышка күнекте. Бозау абзары җылытылган. Көчле салкыннар булганда корпусларда радиаторлар куелган. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, комплекс коллективы елдан-ел күрсәткечләрен яхшыртып, тырышып эшләвен дәвам итә.
Читайте нас: