Аграр ведомство җитәкчесе агросәнәгать комплексының заманча торышы белән таныштырды. Илшат Илдус улы игътибарны азык-төлек өлкәсендә килеп туган хәлгә - азык-төлеккә хакларның нигезсез артуына юнәлтте. Нәтиҗәдә, төп табышны җитештерүчеләр түгел, ә аны сатучы челтәрләр ала. Үз чиратында, халыкка азык-төлекне югары хакка алырга туры килә. Министр билгеләвенчә, бу проблеманы хәл итү юлларын әле үк эзләргә, хәлне үзгәртергә һәм гомум көч белән яңа агросәнәгать сәясәтен төзергә кирәк. Биредә яшь депутатлар ярдәм итә ала.
Үз чиратында, депутатларны авыл хуҗалыгы продукциясен күмәртәләп сату хакларының кимүе борчыды, кайбер күрсәткечләр буенча агымдагы елда хаклар шактый кимеде. Депутатларны авылда кооперацияне үстерү мәсьәләсе, барыннан элек, кешеләрне кооперативлар төзү технологияләренә өйрәтү кирәклеге кызыксындырды. “Артемида” токымчылык хуҗалыгы җитәкчесе Денис Заикин министрлык җитәкчесенә республика биләмәсендә яшь белгечләрне һөнәри һәм сыйфатлы өйрәтү өчен урын булдыру турында тәкъдимен белдерде һәм уңай җавап алды. Очрашу барышында депутатлар Яшь фермер мәктәбендә проект ысулын куллану тәкъдимен керттеләр.
- Фермерлар мәктәбенә килгәндә һәр кеше комиссияне үзенең идеясе яки проекты белән таныштырырга тиеш. Шулай итеп, без башлангыч этапта ук киләчәккә планнары булган яшьләрне генә сайлап алачакбыз. Өйрәтү барышында барлык катнашучылар үзләренең идеяләрен стартап дәрәҗәсенә кадәр җиткерергә тиеш. Чыкканда безнең Министрлык һәм Берлектә хупланачак берничә сыйфатлы проект булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте БР Яшь депутатлар берлеге рәисе Владимир Яковлев.
Караучысыз йөрегән маллар проблемасына да тукталып үтелде. Салынган штрафлар ул маллар китергән зыянны каплата алмый. Шул ук вакытта малларына тамга салудан баш тартучыларга карата җаваплылык каралмау сәбәпле, гаепле кешеләрне белеп булмый. Баймак районы депутатлары малларын караучысыз чыгарып җибәргән, юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган һәм чәчүлекләргә зыян китергән мал хуҗаларына җәзаны катгыйлату тәкъдиме белән чыгыш ясады. Министр моны хуплады һәм закон проекты әзерләргә кушты. Билгеләвенчә, узган елда республикада крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең саны артуы, ә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның саны кимүе күзәтелә. Агымдагы елда урыннарда кооперацияләр төзүгә аеруча игътибар биреләчәк. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы чыгымнарның 50 процентына субсидия бүләргә әзер булуы турында белдерде.
- Без авыл хуҗалыгын коммерциализация өлкәсенә күчерелергә тиеш, - дип очрашуга йомгак ясады Илшат Фазрахманов.
Яшь депутатлар берлегенең Координация советы әгъзасы.