Үзән
+9 °С
Облачно

Яңа мәктәптә - яңа парталар артында

Узган атнада Сахай авылында мөһим вакыйга булды – урта белем бирү учреждениесенең яңа корпусын ачу тантанасы үткәрелде. 100дән артык башлангыч сыйныф укучысы иркен һәм якты бүлмәләргә атлап керде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укучыларны һәм укытучыларны чын күңелдән кайнар котлап, район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов, бина заманча таләп­ләргә туры килә, биредә уку һәм уңышлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип белдерде һәм укучы­ларның яңа мәктәптә хыялларын тормышка ашыруларын, сәләтләрен үстерүләрен те­ләде һәм республика хөкү­мәтенә һәм бу мөһим эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерде.
Мәртәбәле кунаклар өчен зур булмаган экскурсия оештырылды. Алар сыйныф бүл­мәләрен һәм ашханәне карап йөреде.
- Күпфункцияле үзәк төзелеп, анда авыл Советы хакимияте һәм почта бүлек­чәсе күчерелгәннән соң, элекке бина бушап калган иде. Шул вакытта район хакимияте башлыгы аны реконструкцияләп, башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа корпус булдыру тәкъ­димен кертте. Икенче сменада укуны бетерү программасы чикләрендә, Равел Идрис улы Кыямовның подряд оешмасы тендерда җиңеп чыкты һәм биредә төзелеш-монтаж эш­ләрен башлап җибәрде. Бина­ның түбәсе, тәрәзә-ишек­ләре алмаштырылды, җылы­лык, электр уты һәм су үткә­релде, фасады ремонтланды. Өч ай дигәндә бина күркәм төс алды. Ул район һәм республика бюджеты исәбеннән финансланды. Биредә 120 укучыга исәп­ләнгән 6 сыйныф бүлмәсе урнашкан, аларның барсы да тиешенчә җиһазлан­ды­рыл­ган. Бүгенге көндә биредә 107 бала укый.
- Укытучылар һәм укучылар исеменнән республика башлыгы Р.З.Хәмитовка, район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә һәм кыска гына вакыт эчендә иркен һәм якты мәктәп төзегән төзүчеләргә рәхмәт белдерәм, - диде мәктәп директоры Н.З.Зәй­нуллин.
- Бүген без бер дигән бү­ләк алдык, бу турыда укучылар гына түгел, укытучылар да күптән хыяллана иде. Чиксез рәхмәтемне белдереп, укучылар өчен ул икенче йортка әверелер, ә мәктәпне тәмамлаучылар Сахай мәктә­бендә укыдык, дип горурлана алсын өчен без барлык көчебезне салачакбыз, - диде башлангыч сыйныфлар укытучысы Н.Н.Сәгыйтова.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас