Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Үз җиренең хуҗалары

Туган җиренә җаны-тәне белән береккән кешеләр була. Бозаяз авылында яшәүче Бикмәтовлар гаиләсе дә авылларыннан аерылмый, шунда гомер буе тир түгеп, туган җирләрендә хезмәт итә. Гаилә башлыгы Рафикъ Абдрахман улы әлеге көндә булдыклы эшкуар – “Орлык” фермер хуҗалыгы җитәкчесе, ә тормыш иптәше аның төп ярдәмчесе. Гомумән, алар хуҗалыкны бергәләшеп, киңәшләшеп алып баралар.

Рафикъ Бикмәтов авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама буенча Дәүләкән районының “Родина” колхозына агроном булып эшкә китә, соңыннан 1971-1993 елларда үзебезнең районның Дәүләт орлык сынау участогында мөдир була. Хатыны Саҗидә Әсхәт кызы да шушы ук уку йортын тәмам­лаган, һөнәре буенча икътисадчы. Ул “Шәйморатов”, “Дружба” хуҗалык­ларында икътисадчы, партком секретаре булып хезмәт сала. Бозаяз, Бекет авыл Советлары хакимияте башлыгы була. “Россия” колхозында баш бухгалтер вазыйфасын башкара.
Үзгәртеп корулар башлангач, гел алга омтылган булдыклы Бикмәтовлар гаиләсе бер урында утырып түзәме соң инде?! Алар киңәшләшеп, үзләренең эшен ачарга карар итәләр. Шулай итеп, “Орлык” крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килә. “Русия агробанкы”ннан кредит юллап, матди базаны ныгыталар, келәт төзелә, арендага 40 гектар җир алып, иген үстерә башлыйлар. Өр-яңадан эш башлаучыларга җиңелдән булмый, шулай да зур тырышлык салып, җиң сызганып тотына алар. Артка юл юк, тик алга гына барып, яхшы нәтиҗәгә ирешергә кирәк. Югары финанс белеме һәм оештыру сәләтенә ия булган Саҗидә Әсхәт кызы белән катлаулы юлларны үтүе ышанычлы шул. Ул иренең ярдәмчесе – финанс отчетлар барысы да аның өстендә. Шуңа да икәү бергәләп, өметләрен өзми, авырлыкларны җиңә-җиңә, ныклы аякка басалар. Ул вакытта фермерлык эше белән биш кеше шөгыльләнә башласа, әлеге көндә Бикмәтовларның гына хуҗалыгы эшләп килә. Үзләренең эшләрен бетергәч, күрше авыллардагы фермерларга, питомникка ярдәм итәргә дә вакыт табалар. Инде хәзер җирләре 400 гектардан артык тәшкил итә, шуның 160ы халыкның пай җирләре –авылдашлары үзләренең өлешен аларга ышанып тапшырган. Ике кибетләре дә бар. Анда иген культуралары, шикәр комы һәм, әлбәттә, үзләре җитештергән ит һәм сөт продукциясе сатыла.
- Бодай, арпа, чөгендер, шулай ук күпьеллык үлән орлыклары җитештереп сатабыз. Хуҗалыгыбызның исеменнән үк күренүенчә, башлыча орлык әзерләү һәм сату белән шөгыльләнәбез. Техникабыз җитәрлек, аларны яңартып торабыз. Чит илдә җитештерелгән “Петкус”, “Гигант” сортларга аеру агрегатлары турында әйтми мөмкин түгел. Алар барлык төр культураларны да тазарта ала, - ди хуҗалык башлыгы.
Тырышларның эше югары бәһалануы куанычлы күренеш. Рафикъ Бикмәтовка 2009 елда Русия фермерлары съездында катнашу бәхете тиде, ә анда ул “Русиянең атказанган фермеры” исеменә һәм медальгә лаек булды. Шулай ук республиканың фермерлар берлегенә делегат итеп тә сайланды.
Бикмәтовлар ике бала тәрбияләп үстергән. Алар да, әти-әниләренең юлыннан китеп, икесе дә Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаган. Илфат – агроном, әлеге вакытта авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйдәүче белгеч булып эшли, ә финанс бүлеген тәмамлаган Рәйлә - “Уралсиб” банкында кредит бүлегенә җитәкчелек итә.
Саҗидә Әсхәт кызы ире белән җаваплы эш башкарса да, тәү чиратта, ул уңган хуҗабикә. Бетмәс-төкәнмәс эшләр арасында йортны тәртиптә тотарга, тәмле ризыклар пешерергә һәм гаилә учагын сүндерми алып барырга да вакыт таба. Дөресрәге, боларны ул барыннан да өстен куя. Ә гаилә башлыгы эштә уңган, булдыклы эшкуар, яхшы әңгәмәдәшче, оста гармунчы һәм җырчы да. Аның башкаруындагы җырлар, әйтерсең, туган җиргә, иксез-чиксез иген басуларына мәдхия кебек тоела.
Марсель Ишморатов.
Автор фотосы.
Читайте нас: