Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чәчүгә - тулы әзерлек белән

Узган атнада авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре язгы басу эшләре алдыннан ел саен уза торган киңәшмәгә җыелды.

- Узган ел район аграрийлары өчен гади булмаса да, басу эш­чәннәре яхшы гына нәтиҗәләргә ирештеләр.
Шулай, тулаем авыл хуҗа­лыгы продукциясе 4,5 миллиард сумнан артык тәшкил итте, 100 мең тоннага якын иген җи­тештерелде, һәр гектардан 26,4 центнер уңыш алынды, шартлы мал башына 36ар центнер мал азыгы берәмлеге әзерләнде. Производствога ярдәм күрсәтү максатында 146 миллион сум субсидия алынды, бу 2016 елга караганда 30 миллион сумга күбрәк. Авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре машиналар паркын тулыландыра: 72 миллион сумлык 37 берәмлек төрле техника сатып алынды, - диде үзенең чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов, игенчеләр алдына арытабан да тармакның нәтиҗәлеген арттыру, прогрессив технология­ләр куллану максатын куеп.
Фәнзил Фәез улы коллективларда җыелышлар үткәрү, хезмәт хакы түләү һәм премия бирү, хезмәтне саклау нормаларын үтәү, медицина күзәтүе үткәрү җитәкчеләр һәм белгечләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, дип белдерде.
Быелгы язның үзенчәлек­ләрен билгеләп, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ә.Г.Булатов, җирнең урыны белән метр ярымга кадәр туңуы сәбәпле, басулар тигез өлгер­мәячәген ассызыклады. Шул ук вакытта, андагы дым уртача күпьеллык нормадан 60-70 процент тәшкил итә. Боларның барсы да дым каплатканда һәм чәчү эшләрен башкарганда белеп эшләүне таләп итә.
- Гомум 69 мең гектардан артык чәчү мәйданнарының 49 мең гектарында сабан культуралары чәчеләчәк, - диде Әмир Галим улы. – Аграрийларның бурычы – чәчүлекләрне саклап калу гына түгел, нут, рапс, горчица, җитен кебек югары рентабельле үсем­лекләр исәбенә аларның структурасын да арттыру. Бөртекле-кузаклы культураларга да игътибарны арттырырга кирәк, аларның өлеше 7-8 проценттан ким булырга тиеш түгел.
Конференциядә орлык өчен кукуруз һәм көнбагыш үстерү буенча берничә хуҗалыкның уңай тәҗрибәсе билгеләнде һәм арытабан уҗым культуралары чәчүлекләрен арттырырга кирәк­леге билгеләнде. Шулай, агымдагы ел уңышы өчен алар 14 мең гектар мәйданда урнашкан, аның төп өлешен уҗым бодае тәшкил итә, ләкин соң чәчелү һәм кыш кар аз булу сәбәпле, бүген алар­ның торышын яхшы дип булмый. Якын вакытта уҗым куль­тураларның мәй­даннарын 38-40 процентка кадәр җиткерергә ниятлибез.
Чыгыш ясаучылар орлык­ларның сыйфатын арттыру, кертелгән минераль ашлама­ларның әһәмияте, аның һәр килограммы 7-8 килограммга ашлыкны арттыра, чималны сату һәм эшкәртү белән бәйле билгеле проблемалар сәбәпле, шикәр чөгендере чәчүлекләрен 1100 гектарга кадәр киметү турында да сүз алып барды.
Республиканың Авыл хуҗа­лыгы министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы А.Х.Сәетов­ның чыгышы да актуаль булды, ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитеште­рүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары, субсидия һәм кредит бирү шартлары турында җен­текле сөйләде. Ишембай агрохимия хезмәте станциясе вәкиле А.И.Родионов басуларда агрохимик хезмәтләндерүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Йола буенча, конференциядә Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре дә катнашты. Шулай, Игенчелек һәм үсем­лекчелек кафедрасы доценты Р.К.Кадиковның чыгышы авыл хуҗалыгы культураларын эш­кәртү үзенчәлекләренә, чәчү әй­ләнешенә югары килем бирүче үсемлекләр кертүгә багышланды, ә хезмәттәше икътисадый фән­нәр кандидаты К.Р.Исмәгыйлев катнаш үсемлекләр үстерү турында сөйләде. Кырмыскалы дәүләт сорт сынау участогы җитәкчесе К.Ю.Леонтьев катнашучыларны бөртекле һәм техник культуралар сынау нәти­җәләре һәм дәүләт сорт реестрындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Берничә хезмәт­ләндерүче һәм коммерция предприятиесе вәкилләренең чыгышларыннан тыш, конференциядә район авыл хуҗалыгы идарә­легенең хезмәтне саклау буенча баш белгече З.З.Таипова производствода хәвефсезлек проб­лемаларына игътибар бирде.
Форумга йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк, иген­челәр өчен ел җиңел булмаячак. Чыгышларга караганда, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең банктан кредит алу, матди ресурслар белән тәэмин итү белән берни­кадәр проблемалары бар, көздән эшкәртелмәгән басулар да хәлне катлаулата. Шулай булуга карамастан, игенчеләр алларына куел­ган бурычларны уңышлы башкарып чыгар, дигән ышанасы килә, чөнки бездә Кырмыскалы данын күтәрерлек тырыш кешеләр эшли.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: