Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өмә гөрләп үтте

Апрель ае тәмамланып килә: карлар эреде, урамнар киптерә, бакчаларда кайбер куакларның бөреләре тулышып, яфрак ярырга әзерләнә. Димәк, җиңнәрне сызганып эшләр башларга вакыт җитте.

Яшьләр арасында волонтер хәрәкәтен популярлаштыру, экологик мәдәниятне арттыру максатында үткәрелгән “Изгелек эстафетасы” акциясе чикләрендә, үткән ял көннәрендә Илтуган авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре берлектә биләмәнең тирә-ягын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча шимбә өмәләре оештырылды. Ул зур бәйрәмгә әверелде. Биредә яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Иртән-иртүк яңгырап торган музыка барсын да эшкә дәртләндереп торды. Гомумән, авылда өмәләр яз, җәй һәм көз айларында тынып тормый, үзебез яшәгән җирне һәрчак җыештырып торабыз. Карлар бераз эрү белән бик күпләр үзләренең йорт тирәләрен, ишегалларын чүп-чардан тазарта, тәртипкә китерә: җыештыра, себерә һәм чүпләрне түгә. Тирә-ягыбыз матур, төзек булса, үзебезгә яшәве дә, эшләве дә күңелле бит.
Гөлчирә Кадаева.
Илтуган авылы.
Читайте нас: