- Бүгенге көндә безнең төп бурыч – район үзәге урамнарын төзекләндерү. Барлык көч юлларны чүп-чардан һәм пычрактан чистартуга юнәлтелгән. Бәхеткә, эшче куллар һәм техника җитәрлек. Шул ук вакытта юлларны “ямау” буенча эшләр дәвам итә. Кыска вакытта урамнарны тәртипкә китерү өчен көчәйтелгән режимда эшлибез, - диде Фәзит Фәрит улы.