Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чәчкә ат, туган ягым!

Яз җитү белән һәр кеше үзе яшәгән йорт һәм эшләгән учреждениенең тирә-ягын чистарта һәм төзекләндерә башлый.

Шуның өчен дә районда яшәүчеләр муниципалитетта экологик иминлекне саклауда үз өлешен кертә. Тәү чиратта, авыл биләмәләре хакимиятләре, мәгариф учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзләренең ихаталары, балалар һәм спорт мәйданчыкларын тәртипкә китерергә теләүче һәр кеше шимбә өмәләренә чыга.
Аларны үткәрү буенча муниципалитетның үз йолалары бар. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз табигать белән гармониядә яшәсен өчен анда без дә актив катнашабыз. Моның өчен районда байтак эшләр башкарыла. “Шәһәр мохите”, “Су һәм сәламәтлек” исемле партия проектлары тормышка ашырыла, анда авыл биләмәләре дә катнаша. Ел саен бик күп ылыслы агачлар утыртыла, елга-күлләрнең ярлары чүп-чардан чистартыла.
Агымдагы елда Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсендә 25000 нарат агачы утыртылды. Бу чараларга “БЕРДӘМ РУСИЯ” партия әгъзалары да актив кушыла. Иң мөһиме – һәр кеше туган ягыбызның иминлеге өчен үз өлешен кертергә тиешлеген без яхшы аңларга тиеш.
Ралия Искәндәрова, “БЕРДӘМ РУСИЯ” партиясенең урындагы бүлекче җитәкчесе.
Читайте нас: