Районның предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары көрәк һәм чиләкләр белән “коралланып”, район үзәк дәваханәсе артындагы биләмәдә агач утыртуда катнаштылар. Алар ачык яшел төсле һәм хуш исле ылыслы агач үсентеләрен махсус сөрелгән буразналарга утыртып чыктылар.
- Архангель урман хуҗалыгыннан 20 мең агач үсентесе китерелде. Авыл читендәге бу урын авыл хуҗалыгы өчен җайлашмаган, шуңа да бирегә агачлар утыртырга дигән карарга килдек, - ди Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов.
Район үзәгенең көньяк-көнчыгыш өлешенә нарат агачлары тәүге ел гына утыртылмый. Кайбер урыннарда алар кеше буйлык үскәннәр дә инде. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак, һичшиксез, үсеп китәчәк. Димәк, берничә елдан биредә ялан түгел, ә нарат урманы шаулап утырачак.