Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чүп-чарны җиңәм дисәң...

2019 елда башланачак “чүп-чар реформасы” - чүпне чыгаруга һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә тарифларның үзгәрүе, пластик, пыяла, кәгазьне сортларга аерып, эшкәртүгә тапшырырга өйрәнү турында бүген күп сөйләнелә. Хәбәрчебез Әлфия Әхмәдуллина үзенең чүп-чарны сортларга бүлү тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Лампочка һәм батарейкаларны - аерым

2009 елда ук мин кәгазьләрне чүп-чар өеменнән аера башладым. Эшемдә дә махсус тартмага кирәк­мәгән кәгазьләрне җыеп, аларны макулатурага тапшырам (ә журналистларда алар аеруча күп). Бишенче ел инде гаиләмдә дә чүп-чар өчен аерым савытлар булдырдым. Батарейка һәм энергия саклаучы лампочкаларны район үзәгенең базар мәйданында торган махсус тартмага итеп салам. Әгәр батарейкаларны гади чүп-чар белән ыргытсаң, ул 20 кв.метр туфракны каты металл белән пычрата. Ә энергия саклаучы лампочкалар терекөмеш парында эшли. Дөрес утильләш­терел­мә­гән пыяла да ватылырга һәм аның агулы парлары туфракка үтеп керергә мөмкин.

Пластик әйберләрне кайда тапшырырга?

Кәгазьдән табигатькә зыян зур түгел, ул ике атна эчендә таркалып бетә. Ә аны эшкәртүгә тапшырганда, без агачларны саклап кала алачакбыз. Кырмыскалы авылында макулатура кабул итү пунктлары эшли. Бер килограмм картон, мәсәлән, 15 сум (ләкин картонны 40x50 сантиметр зурлыгында төрергә кирәк), тышлы китапның килограммы – 1 сум 50 тиен, ә тышсызы – 2 сум 50 тиен тора.

Пластик шешәләр белән хәл катлаулырак. Аларны без күп кулланабыз. Уфада күпкатлы йорт ихаталарында пластик баллоннар җыючы махсус контейнерлар бар. Пластик шешәләрне утильләш­терүгә җыючы махсус урын тапмадым, шуңа да аларны башка чүп-чар белән бергә ташлыйм. Ватык балалар уенчыклары, көнкүреш әйберләре кебек эре пластикны аерым җыя барам. Аларны килограммын – 2 сум, канистрларны – 5 сум, пластик шешәләрне – 10 сум белән, мәсәлән, Олыкүл авылындагы махсус кабул итү пунктына тапшырырга мөмкин. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, пластик әйберләр озак таркала: пакетлар - 100, ә шешәләр 450 ел буе ятарга мөмкин.

Пыяла һәм тимер

Галимнәр раславынча, табигатьтә пыяла бөтенләй таркалмый. Аның каравы, ул җиңел эшкәртелә. Пыяланы мин үзем дә башка чүп-чар белән бергә ташлыйм. Аны Уфага илтеп йөрү отышлы түгел. Шәһәрдә бер сыра шешәсе өчен 80 тиен, 1 килограмм пыяла өчен 1 сум 40 тиен, 1 килограмм ватык пыяла өчен 2 сум 40 тиен акча бирәләр.

Тимер кисәкләре чүп-чарга саналмаган бердәнбер калдык төредер. Тимер-томыр, бакыр яки алюминий – ул үзе бер бизнес. Кырмыскалы авылында тимер сыныклары кабул итүче берничә пункт эшли. Йортыгызда кирәкмәгән тимер торба яки тишелгән флягалар ята икән, аларны тапшырып, матур гына акча эшләргә мөмкин. Кара металлны район үзәгендә килограммын 9 сум белән кабул итәләр.

Органик яки органик булмаган калдыклар

Яңарак фатирдан аерым йортка күченгәч,органик калдыкларны органик булмаган калдыклардан аера башладым. Азык-төлек калдыкларын бер чиләккә җыя барам, ә чүп пакетына ярма каплары, тартмалар, пластик баллоннар, консерва банкаларын гына салам. Шуңа да бәләкәй пакет озакка җитә. Җыелган яшелчә һәм карбыз кабыклары, азык калдыкларын без компост чокырына чыгарып салабыз. Шул сәбәпле, минем бер атнага 1-2 пакет кына коры чүп-чар җыела.

Компост чокыры булмаганда ниш­ләргә соң? Фатирларда яшәүчеләрнең күбесе хәзер көнкүреш калдыкларын ваклау җайланмасы куйдыралар. Яшелчә-җимешләрнең кабыклары, сөяк һәм башка азык калдыклары раковинага әләгә һәм анда иттартычтагы кебек ваклана бара. Ботка сыман масса канализациягә төшә. Бу кыйммәт, ләкин бик кирәкле җайланма.

Вакыт кына кирәк

Әлбәттә, калдыкларны сортларга аерып җыю өчен безнең халык өлгереп җитмәгән әле. Димәк моңа әзерләнә башларга кирәк. Кәгазьне - бер, ә пластик әйберләрне икенче савытка җыя барырга кирәклеген йорттагыларга да өйрәтергә мөмкин. Үзегез уйлап карагыз, көнкүреш калдыклары ничәшәр гектар җирләрне били? Әгәр без бүгеннән пластик, пыяла, тимер сыныклары һәм көнкүреш техникасын эшкәртүгә җибәрмәсәк, тирә- ягыбыз белән нәрсә булыр? Ә киләчәктә бездә гадәти контейнерлар түгел, ә көнкүреш калдыкларын аерым җыючы пунктлар барлыкка килер, дип ышанам. Ләкин моның өчен вакыт кирәк.
Читайте нас: