Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Пыяланы аерым, пластикны аерым

Прибельский авылында чүп-чарны аерып җыя башлаганнар - пластик, тимер, пыяла төрендәге көнкүреш калдыклары өчен аерым контейнерлар урнаштырылган. Бу турыда безгә авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Әхмәтов сөйләде.

Рәмил Рафаил улы, чүп-чарны аерып җыю идеясе ничек барлыкка килде?
- Бу идея буш урында барлыка килде, дисәң дә була. Авылның үзәген еш кына чистартып торабыз, моның өчен кешеләр ялларга туры килә иде. Башлыча, пластик ше­шәләр, полиэтилен пакетлар ау­нап ята. Бу бик ямьсез күре­неш. Моны хәл итү максатында “Коммунальник” идарә итү компаниясе белән сөйләшеп, авыл үзәгендә пластик җыю өчен дүрт контейнер урташтырырга карар иттек. Иң кызыклысы шул – алар бик тиз тула башлады. Элек балалар пластик шешәләрне кайда җитә, шунда ташлап китсәләр, хәзер контейнерларга илтеп сала башладылар. Алар өчен бу уенга әверелде. Шулай, урамнар да чистарып калды. Чүп-чарны аерып җыю үз нәтиҗәсен бирә.
- Сортларга бүленгән калдыкларны соңыннан кайда җибәрәсез?
- Ике атна саен җыелган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына илтәбез. Киләчәктә без икенчел чимал буларак тапшырырга планлаштырабыз. Шулай бераз акча да эшләп булачак.
- Димәк, Прибельскийда көнкүреш калдыкларын аерып җыю үзен аклый?
- Әйе, агымдагы елда бу юнәлештә эшне дәвам итәргә ниятлибез. Булган контейнерларга өстәп, тагын да дүртне куйдык. Аларны кеше күп җыелган урыннарда: Балалар һәм үсмерләр иҗат үзәге, стадион, кибет, шулай ук авылның яңа районнарында куйдык. Шулай ук пыяла һәм тимер калдыклары өчен дә аерым контейнерлар урнаштырдык. Иң мөһиме, алар буш тормый.
Милена Шәймәрдәнова әңгәмәләште.
Читайте нас: