Безнең районда каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру буенча “Прогресс” җәмгыяте шөгыльләнә. Бүгенге көндә авылларда көнкүреш калдыкларын җыю һәм урнаштыру системасы җайга салынган – ул расланган графикка ярашлы башкарыла. 1 гыйнвардан 21енә кадәр район биләмәсендә көн саен линиядә көнкүреш калдыкларын җыю һәм түгү буенча ун берәмлек махсус техника эшли. Әлеге вакытта 7 480 куб.м чүп-чар түгелде. Ә авыл биләмәләрендә чүп-чар капчыкларга, контейнерларга һәм 8 куб. метр күләмендәге бункерларга туплана.
Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсендә Алексеевка авылының Шоссе урамында; Березовка авылының Бакча урамында; Карлыман авылының С.Юлаев урамында (2 данә), Шәйморатов, Яңа урамнарында; Кәчүән авылының Алмагач урамында контейнер мәйданчыклары төзелде. Шәхси секторда барлыгы шундый җиде мәйданчык бар, ләкин аларның саны тагы да артачак. Кырмыскалы һәм Новотроицк авылларында, элекке кебек, чүп-чарны капчык белән җыялар - атнасына бер тапкыр график буенча урамнан трактор үтә. 1 марттан контейнерлар өчен мәйданчыклар төзү планлаштырыла.
“Кайнар элемтә”гә шалтыратыгыз
Каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру буенча нинди дә булса сораулар килеп туса, сез аны турыдан-туры 8-800-347-80-03 телефоны буенча шалтыратып, “Шәһәрне җыештыру буенча махсус хуҗалык” предприятиесенең төбәк операторына мөрәҗәгать итә аласыз.
Моңардан тыш, “Прогресс” җәмгыятенең 8(347)246-18-16 номеры буенча “Кайнар элемтә” эшли башлады.