Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Максат – тормыш сыйфатын яхшырту

Кырмыскалы районы командасы “Үсеш даирәсе” Федераль проектының округ мәктәбендә катнашты.

Кырмыскалы районы командасы “Үсеш даирәсе” Федераль проектының округ мәктәбендә катнашты.
Ульяновск, Самара, Нижегородка, Пенза, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Чувашия һәм Удмуртия республикалары, шулай ук Башкортстан Республикасыннан килгән һәр делегациянең бурычы – үзе яшәгән авылда яки шәһәрдәге тормышны яхшыртуга юнәлтелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау. Безнең район командасы тәҗрибәле нәсыйхәтчеләрнең ярдәме белән район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда янгын чыгу проблемасын хәл итү концепциясен булдырган.
- Безнең район биләмәсе зур, шуңа да төпкел авылларда янгын сүндерү белән проблема килеп чыгуы ихтимал. Бу уңайдан без урындагы кешеләрдән торган “янгын дружинасы” оештыру буенча проект эшләдек. Киләчәктә без халык арасында эш алып барырга, янгын чыккан очракта үзеңне тоту кагыйдәләре белән тыныштырырга, янгын щитлары һәм сиреналар куярга исәп тотабыз. Безнең проект янгын­нарның санын киметергә булышлык итәр, дип ышанабыз, - диде команда әгъзасы Линар Килдеяров.
“Үсеш даирәсе” проекты чикләрендә Русия Яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий һәм Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министры, Яшьләр эше буенча Департамент җитәкчесе Сергей Бурцев катнашлыгында фикер алышу үткәрелде. Алар өстенлекле милли проектлар һәм грант алу ихтималлыгы турында сорауларга җавап бирделәр.
Шулай ук Русия Яшьләр берлеге рәисе проектлар ярминкәсендә эшләр белән танышты.
- Проектлар көнүзәк проблемаларны күтәреп чыга, шуңа да аларга ярдәм күрсәтелергә тиеш. Алар кече шәһәрләрдә һәм районнарда бу проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Моңардан тыш, проектларны Русия Федерациясе субъектларының башкарма власть органнары да хуплый. Шул сәбәпле, ул төбәкләрдә кулланылачак. Хәзер социаль проектларга яшьләр күбрәк җәлеп ителәчәк, аның нәтиҗәләре буенча төбәкләрдә командалар үзләренең “Үсеш даирәсен” булдырачак, - диде Павел Красноруцкий.
Анда катнашучылар гомум проект төзү өчен нетворкинг, финанслау, проект менеджменты һәм социаль проектлау буенча программа үзләштерделәр. Арытабангы этап – әзер проектларны тормышка ашыру һәм төбәкләрдә тормыш сыйфатын яхшырту.
- Идел буе федераль округында үткәрелүче зур күләмле мәктәпне төрле фондлар хуплар һәм алар, үз чиратында, биредә катнашучыларның социаль әһәмиятендәге проектларын тормышка ашыруда финанс ярдәм күрсәтер, дип ышанам. Хәзерге вакытта актив яшьләргә ярдәм фонды акчалары төбәк үзәкләргә китә. Безнең бурыч – кече шәһәрләргә һәм авылларга ярдәм итү, өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм муниципалитетлардагы тормышны яхшырту, - диде “Үсеш даирәсе” Федераль проекты җитәкчесе Анна Аполосова.
Идел буе Федераль округындагы мәктәп Самара Яшьләр берлеге белән берлектә оештырылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Үсеш даирәсе” проектының округ мәктәпләрендә катнашкан 6 кеше Бөтенрусия яшьләре проектлары конкурсында җиңү яулады һәм Яшьләр эше буенча Федераль агентлык грантына лаек булды.
Хәзер Кырмыскалы районы командасы төбәктәге тормыш сыйфатын яхшырту өчен көрәшәчәк. Аның нәтиҗәләре турында агымдагы елның көзендә Мәскәү шәһәрендә үткәреләчәк зур форумда сөйләячәкләр.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: