Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Чылтырап аксын чишмә!

Берничә ел элек Шәйморатов авылында хезмәт ветераны, авылның имам-хатыйбы Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин башлангычы һәм урындагы “Шәйморатов” җәмгыяте, авыл Советы хакимияте ярдәмнәре белән Әбнасыйр чишмәсенең тергезелүе турында гәзит битләрендә язып үткән идек инде. Агымдагы елда, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор М.М.Шәйморатовның 120 еллык юбилее уңаеннан ул тагын да күркәмрәк төс алды. Хәзер бу чишмә тау башыннан үтеп барган һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Бүгенге көндә авыл халкы гына түгел, шәһәрдән кайтучылар да, күрше авылларда яшәүчеләр дә бу чишмәгә суга киләләр.

Чишмәнең дә үз тарихы бар
Чишмәнең тарихы XIX гасыр урталарына барып тоташа. 1825-1850 еллар арасында аны Әбнасыйр исемле кеше казыган була. Әйткәндәй, аның нәселен дәвам итүчеләр бүгенге көндә Шәйморатов авылында яши һәм Насыйров фамилиясен йөретә. Чишмәнең тарихын өйрәнгән һәм кайчандыр печән чапкан яланда чылтырап аккан Әбнасыйр чишмәсен тергезү һәм авылдашларын шифалы су белән тәэмин итү теләген тормышка ашыру өчен берничә ел элек Әфкать Нигъмәтуллин бу изге эшкә башлангыч салды. Ул ына да түгел, күп эшне ул үз көче белән башкарды. Шунысы куанычлы, урындагы “Шәйморатов” хуҗалыгы, авыл биләмәсе хакимияте дә аның изге башлангычын хуплап, бар яклап ярдәм күрсәтте. Кирәкле материаллар белән тәэмин итеп, эшче куллар да җибәрде. Шулай, гомум көч белән чишмә яңа сулыш алды.
Ә 2017 елда авыл Советы, активистлар һәм Русия география җәмгыяте чишмәгә М.Шәйморатов исемен бирегә карар итәләр.
- 2018 елда без грантка ия булдык һәм республиканың Экология министрлыгы тарафыннан бүленгән акчаларга чишмәнең биләмәсен төзекләндерү буенча зур эш башлап җибәрдек. Быел исә күренекле якташыбызның юбилее уңаеннан утыргычлар белән яңа беседка куелды, күпер төзелде, чишмәгә төшү юлы ремонтланды, коймалар алмаштырылды, - ди Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин, башкарылган эшләр белән таныштырып.
“Яшьлегебез чишмәсе”
Еллар узгач та сагынып сөйләрлек булып хәтердә сакланган урыннар була. Кырмыскалыдан килен булып төшкән Ләйлә Габбасова, Фәимә Кадаева һәм Рима Хафизова өчен дә бу чишмә бик якын. “Яшьлегебез чишмәсе” ди алар аны. Кайчандыр авыл киленнәре моннан көянтәләп эчәр су ташыганнар. Шунысы куанычлы, дистә еллар элек бер-бер артлы авылга килен булып төшкән апалар бүген дә дус булып, аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп, бер урамда яшиләр. Еш кына үзләренең яшьлекләрен искә алыр өчен алар бу чишмә янына төшәләр.
Ләйлә Шәрифулла кызы Габбасовага хәзер 86 яшь булуга карамастан, килен булып төшкән чакларын яхшы хәтерли. Рафаэль Мөхәммәтдин улы (кызганычка каршы, 23 ел элек вафат булган) белән күркәм йорт салып кергәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ләйлә апа барлык гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Яшь кенә чагында хезмәт юлын ул район үзәк дәваханәсендә башлап җибәрә, соңыннан, Шәһморатов авылына килен булып төшкәч, урындагы фельдшерлык пунктына эшкә чыга һәм 40 елга якын шәфкать туташы булып хезмәт сала.
Күршесе Фәймә Гыйльметдин кызы Кадаева белән алар бергә үскәннәр. Фәймә апа бирегә 1964 елда килен булып төшә. Аның хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле: 8 ел Кырмыскалы фермасында эшләсә, калган гомере Шәйморатов исемендәге колхоз белән бәйле. Тормыш иптәше Феликс Таһир улы белән өч дистә елдан артык тату гомер иткәннәр (кызганычка каршы, ул да 2003 елда бакыйлыкка күчкән), өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәше дә шофер булып эшләгән, колхозлардан сөт ташыган. Яшьләр әнә шулай анышып киткән.
Римма Әдһәм кызы Хафизованы да күпләр яхшы белә. Барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хезмәт ветераны район гәзите редакциясе белән дә хезмәттәшлек итте. 1962 елда урындагы уңган егетләрнең берсе – Фаил Хаҗиәхмәт улы белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, күркәм гаилә коралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул тормыш иптәше белән корган ояның җылысын саклап, кызы Регина тәрбиясендә яши.
Күршеләр еш кына бергә җыелышып, яшьлекләрен искә алалар. Бүген чишмәнең яңа сулыш алуына да алар сөенеп бетә алмый, чөнки гомерләренең иң гүзәл мәлләре шуның белән дә бәйле.
- Урамнарда колонкалар барлыкка килсә дә, без чишмәгә бара идек, чөнки аның суы тәмле дә, чиста да, - дип искә ала ветераннар, бүген аның танымаслык булып үзгәрүенә сокланып.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: