Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

«Бу юлы җиңәргә кирәк!»

Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча чираттагы җыелышка Иске Шәрәй авылы халкы зур өметләр баглап килде.

Беркемгә дә сер түгел, авыл җирендә хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап: су һәм газ белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту... Мондый проблемалар Иске Шәрәй авылында да юк түгел. Ләкин бүгенге көндә авыл халкын борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – яңа зират кирәк. Бу бик четерекле һәм күпкырлы мәсьәлә, шул ук вакытта ул тиз арада хәл итүне сорый. Иске зиратта урын калмаган диярлек, ә яңасын төзү өчен байтак акча таләп ителә. Бу проект белән искешәрәйлеләр өченче ел чыга, ләкин теге яки бу сәбәпләр буенча, конкурста җиңә алмыйлар.
Узган елларның тәҗрибәсе кабатланмасын өчен быел халык та активлашты. Бу көнне узган җыелышка да алтмыштан арткы кеше килде.
Шулай ук чарада муниципаль район хакимияте вәкилләре – Совет секретаре А.З.Сәетгалин һәм район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары А.С.Әнәсова катнашты.
Сахай авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдинов үзенең чыгышында Урындагы башланычларны хуплау программасының тәү чиратта конкурс булуын билгеләде. Аның уңай нәтиҗәсенә байтак факторлар йогынты ясый: софинанслау, иганәчеләрне җәлеп итү, халыкның активлыгы, байтак эшләрне кул көче белән ярдәм йөзеннән башкару. Әйткәндәй, Программага быел шундый пункт та өстәлгән – хәзер халык акчалата гына түгел, кул көче, материаллар, техника белән дә ярдәм итә ала.
Җыелучыларны Айрат Закир улы да бу Программа ярдәмендә авыл җирендәге байтак проблемаларның хәл ителүен ассызыклап, дәртләндереп җибәрде. Кайбер авыл биләмәләренең анда ел саен катнашуын, кайберләренең дүрт ел рәттән җиңеп чыгуын да билгеләде. Шулай булгач, мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Өстәвенә, быел бу проектны финанслауга республика казанасыннан 500 миллион сум акча бүленә, узган елда ул 400 миллион сум иде. Димәк, җиңүгә дә өмет зур.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча авылның старостасы Илдар Назыйров җитәкчелегендә биш кешедән торган инициатива төркеме төзелде. Шулай итеп, Регина Бәширова, Регина Мөлекова, Эльвира Фәйрушина, Юлия Назыйрова, Тәнзилә Мөлековага, конкурста җиңеп чыккан очракта, халыктан акча җыю (өй башыннан 500әр йөз дип сөйләшенде) һәм эшләрне күзәтү астында тоту бурычы йөкләтелде.
Шулай ук акча артып калган очракта аны зират биләмәсен төзекләндерү һәм кирәк-яраклар сатып алуга тотынырга карар иттеләр.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: