Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Республика мәктәпләрендә чүп-чарны аерым җыю контейнерлары куела

Башкортстан мәгариф учреждениеләрендә калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштыру эше тулы куәтенә бара. Бу хакта республика Балалар экология-биология үзәге директоры Екатерина Кошелева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 150 учреждение кәгазь, пластик һәм башка чүп-чарны аерым җыю өчен 200дән артык контейнер комплекты алган. Сентябрь ахырына кадәр республиканың 250 мәктәбе 599 комплект алачак.

Бүгенгә контейнерлар Әбҗәлил, Әлшәй, Авыргазы, Баймак, Белорет, Бишбүләк, Бөрҗән, Гафури, Дәүләкән, Ярмәкәй, Зианчура, Зилаер, Кырмыскалы, Күгәрчен, Куергазы, Миякә, Стәрлебаш, Туймазы, Учалы, Федоровка, Хәйбулла районнары, Күмертау, Октябрьский, Сибай, Стәрлетамак шәһәрләре белем бирү оешмаларында урнаштырылган.

- Мәгариф учреждениеләрендә калдыкларны аерым җыюны гамәлгә кертү - чүп-чар белән дөрес эш итү юлында бик мөһим адым, чөнки нәкъ менә балачактан үсеп килүче буынның экологик грамоталылыгы арта, - дип билгеләп үтте Башкортостанның табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазылов.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Respublika-m-garif-uchregdeniel-rend-ch-p-charni-aerim-iyu-konteynerlari-kuela-436811/
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: