Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Чүп-чар чыгару өчен тариф арта

1 сентябрьдән Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының тарифы арта. Әле күпфатирлы йортларда хак - 70 сум, шәхси секторда - 35 сум.

Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә яңа тариф яңгырады:
«Махсус автохуҗалык» муниципаль унитар предприятиесе (Уфа һәм якындагы районнар):
Күпфатирлы йортлар - 75 сум, шәхси йортлар - 76;
«Дюртюлимелиоводстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Башкортстанның төньяк өлеше): күпфатирлы йортлар – 96 сум, шәхси йортлар - 77 сум;
«Экосити» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Башкортстанның көньяк өлеше): күпфатирлы йортлар - 94 сум, шәхси йортлар - 96 сум;
«Экология Т» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Башкортстанның көнбатыш өлеше): күпфатирлы йортлар - 95 сум, шәхси йортлар – 96 сум.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Экология министрлыгына ерактагы касабалардан чүп-чар чыгарган өчен түләү мәсьәләсен күрсәтелгән хезмәтләр буенча җентекләп карарга кушты.
«Тәүге тариф – 70 һәм 35, илдә иң түбәне булды, алар икътисадый яктан нигезләнмәгән. Мин чүп-чар чыгару системасы җайга салынганчы шундый карар кабул иткән идем. Артабан барырга кирәк, чөнки кый белән эшләү аны чыгаруга гына кайтып калмый. Мине нәрсә борчый – шәхси сектор өчен тариф ике тапкырга диярлек арткан. Еракта урнашкан авылларда аена бер тапкыр чыгарыла дип әйтергә мөмкин, халык нәрсә өчен түләргә тиеш?», - дигән сорау бирде Радий Хәбиров һәм шундый касабаларда яшәүчеләрдән акчаны хезмәтне күрсәтү фактына карап җыярга тәкъдим итте.
Фото: “Башинформ”
Читайте нас: