Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Яшәү ямен хезмәттә күрә

Үрге Төкен авылында социаль хезмәткәр булып эшләүче Эльвира Хәлимова турында кешеләрдән байтак җылы сүзләр ишеткәнем бар. Мактамаслык мени? Ул, чынлап та, үз эшенең остасы. Байтак еллар дәвамында дистәләгән әбиләрнең ярдәмчесе, киңәшчесе һәм яраткан кызларына әйләнгән.

Эльвира Ингель кызының һәр иртәсе әбиләрнең хәлләрен белүдән башлана. Кайсысының киемен юарга, чәчен тарарга, күзенә дару салырга, кайсысына су китерергә, кибеттән азык-төлек алып кайтырга, өченчесенең исә ут өчен түләргә, идәнен юарга кирәк. Кыскасы, көнозын кырыкмаса кырык эш, тавык чүпләп бетермәслек көндәлек мәшәкатьләр белән кайный ул.
Әбиләре дә яраталар аны, үз кызларыдай күрәләр. “Ярый әле Эльвирабыз бар. Картлыгыбыз өчен кайгырмыйбыз. Аның тырышлыгы белән өебездә тәртип, чисталык. Нәрсә кирәк, барсын алып кайтып бирә. Ул килеп керүгә, өйләр яктырып китә. Бик кешелекле, башка­ларның хәленә керә белә. Аның белән бөтен нәрсәне сөйләшеп була. Рәхмәт аңа”, диләр.
Алай гына да түгел, авылда үткә­релгән чараларның һәммәсендә диярлек Эльвира башлап йөрүчеләрнең берсе. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, концертларда үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларны әсир итсә, биергә төшеп китсә, аяклар үзеннән-үзе тыпырдый башлый. Әле яңарак Милли кием көненә багышланган халкыбызның түбәтәй, калфак, алъяпкыч, чиккән сөлгеләр кебек милли әйберләрен, киемнәрен әзерләүдә, гореф-гадәтләрен саклау, җырлы-биюле уеннар уйнау, халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү максатында чара үткәрүдә актив катнашты. Сайлау комиссиясе әгъзасы булуын да әйтми мөмкин түгел.
Үз йортында да эшләре бихисап аның. Күпләп мал-туар, кош-корт асрарга да вакыт таба ул. Ә бакчасында нинди генә яшелчә-җимеш үсми аның. Зур тырышлык салганга күрә, елның-елы бакчасы мул уңыш белән сөендерә. Әнә бит, зур-зур кабаклары күтәргесез тәгәрәшеп яталар, тәлгәшләнеп кыяр һәм помидорлары үсте.
- Быел уңышлы ел булды. Карагатларым, җир җиләге дә да ишелеп уңды, җыеп, эшкәртеп өлгер генә. Яшел­чәләрне тозлап, җимешләрне кайнатып куйдым. Авыл җирендә яшәгәч, уңган булырга кирәк шул. Өстәлемдәге барлык ризык - сөте, катыгы, эремчеге, каймагы, ите, яшелчәсе барсы да үземнеке, - ди Эльвира Ингель кызы.
Миякә районында яшәүче әнисе үлгәч, олы яшьтәге әтисен карарга үзләренә алып кайта. Аны тәрбияләп, кадер-хөрмәт күрсәтә.
Әйе, һәр иртәдә Эльвира Ингель кызы сагынып көтеп торучы әбиләре янына ашыга. Кайберәүләр үз әти-әнисенә җан җылысын бүлеп бирергә, алар янына кайтып хәл-әхвәлен беле­шергә вакыт таба алмый йөргән бу заманда, читләрне үзенеке итә алган, аларга күңел җылысын бүләк иткән бу хатынга сокланмый мөмкин түгел. Көндәлек мәшәкатьләрен үз өстенә алган, алай гына да түгел, авырып китмәгәйләре дип кайгыртучы мондый хезмәткәрләр булганда, өлкән яшьтә­геләр ялгыз түгел, ышанычлы кулларда икән дип, сөенергә генә кала.
Венера Бакиева.
Читайте нас: