Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Яшәү ямен хезмәттә таба

Үрге Төкен авылында социаль хезмәткәр булып эш­ләүче Эльвира Хәлимова турында кешеләрдән байтак җы­лы сүзләр ишеткәнем бар. Мактамаслык мени? Ул, чынлап та, үз эшенең остасы, дисәк тә ялгыш булмас. Байтак еллар дәвамында дис­тәләгән әбиләрнең ярдәмчесе, киңәшчесе һәм ярат­кан кызларына әй­ләнгән.

Эльвира Ингель кызының һәр ир­тәсе әбиләрнең хәлләрен белүдән башлана. Кайсының киемен юар­га, чәчен тарарга, күзенә дару салырга, кайсына су китерергә, кибеттән азык-төлек алып кайтырга, өчен­чесе­нең исә ут өчен түләргә, идә­нен юарга кирәк. Кыскасы, көнозын кырыкмаса кырык эш, тавык чүпләп бетер­мәслек көн­дәлек мә­шә­кать­ләр белән кайный ул.
Әбиләре дә яраталар аны, үз кызларыдай күрәләр. “Ярый әле Эльвирабыз бар. Картлыгыбыз өчен кайгырмыйбыз. Аның тырышлыгы белән өебыздә тәртип, чисталык. Нәрсә кирәк, барсын алып кайтып бирә. Ул килеп керүгә, өйләр яктырып китә. Бик кешелекле, башкаларның хәленә керә белә. Аның белән бөтен нәрсәне сөйләшеп була. Рәхмәт аңарга”, диләр.
Алай гына да түгел, авылда үткәрелгән чараларның һәм­мәсендә диярлек Эльвира башлап йөрүчеләрнең берсе. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, концертларда үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларны әсир итсә, биергә төшеп китсә, аяклар үзеннән-үзе тыпырдый башлый. Әле яңарак Милли кием көненә багышланган халкыбызның түбәтәй, калфак, алъяпкыч, чиккән сөлгеләр кебек милли әйберләрен, киемнәрен әзерләүдә, гореф-гадәтләрен саклау, җырлы-биюле уеннар уйнау, халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү максатында чара үткәрүдә актив катнашты. Сайлау комиссиясе әгъзасы булуын да әйтми мөмкин түгел.
Үз йортында да эшләре бихисап аның. Күпләп мал-туар, кош-корт асрарга да вакыт таба ул. Ә бакчасында нинди генә яшелчә-җимеш үсми аның. Зур тырышлык салганга күрә, елның-елы бакчасы мул уңыш белән сөендерә. Әнә бит, зур-зур кабаклары күтәргесез тәгәрәшеп яталар, тәлгәшләнеп кыяр һәм помидорлары үсте.
- Быел уңышлы ел булды. Карагатларым, җир җиләге дә да ишелеп уңды, җыеп, эшкәртеп өлгер генә. Яшелчәләрне тозлап, җимешләрне кайнатып куйдым. Авыл җирендә яшәгәч, уңган булырга кирәк шул. Өстәлемдәге барлык ризык - сөте, катыгы, эремчеге, каймагы, ите, яшелчәсе барсы да үземнеке, - ди Эльвира Ингель кызы.
Миякә районында яшәүче әнисе үлгәч, олы яшьтәге әтисен карарга үзләренә алып кайта. Аны тәрбияләп, кадер-хөрмәт күрсәтә.
Әйе, һәр иртәдә Эльвира Ингель кызы сагынып көтеп торучы әбиләре янына ашыга. Кайберәүләр үз әти-әнисенә җан җылысын бүлеп бирергә, алар янына кайтып хәл-әхвәлен белешергә вакыт таба алмый йөргән бу заманда, читләрне үзенеке итә алган, аларга күңел җылы­сын бүләк иткән бу хатынга сокланмый мөмкин түгел. Көндәлек мәшәкатьләрен үз өстенә алган, алай гына да түгел, авырып китмәгәйләре дип кайгыртучы мондый хезмәткәрләр булганда өлкән яшьтәгеләр ялгыз түгел, ышанычлы кулларда икән дип, сөенергә генә кала.
Венера Бакиева.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/464686.
Читайте нас: