Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Башкортстан тагы да яшелләнә

Республикада "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.

2020 елда республикада традицион булган "Яшел Башкортстан" акциясе "Яшел Русия" Бөтенрусия экологик өмәсе кысаларында үткәрелә. 19 сентябрьдә Бөтендөнья чисталык көнендә үткәрелгән экологик акция республиканың барлык халкын бер командага берләштерде.

Экологик өмә барышында регионның 700 мәйданчыгында 4 мең кубометр чүп-чар җыелды һәм полигоннарга чыгарылды. Бөтендөнья Чисталык көне #2020не 95 меңнән артык кешене, шул исәптән 9 мең оешма хезмәткәрләрен, 4 меңнән артык волонтерны берләштерде. 2 меңнән артык техника җәлеп ителгән. Табигать территорияләрен, елгаларны, күлләрне, буаларны чистартуга аерым игътибар бирелде.

26 сентябрь - акциянең төп көне. Башкортстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында агачларны битараф булмаган халык, укучылар, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, республика власть органнары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары утыртачак. Шул ук көнне «Геройлар аллеясе» һәм «Җиңү урманы» акцияләре кысаларында төп киңкүләм чаралар үткәрү планлаштырыла. «Яшел Башкортстан – Яшел Русия» марафоны Уфадагы «Яшел Русия» экологик хәрәкәтенең Русия лидерлары катнашында үткәрелә.

Уфа шәһәрендә үсентеләр утырту 55 мәйданчыкта оештырылачак. Чараның төп мәйданы - «Первомайский» мәдәният һәм ял паркы. 26 сентябрьдә Уфада 900дән артык үсенте утырту планлаштырыла. Моннан тыш, урманнарны тергезү эшләре кысаларында 11 100 данәдән артык Уфа аръягында яшь агачлар утыртылачак.

- Башкортстанны юкка гына «икенче Швейцария» дип атамыйлар. Безнең яклар табигатьнең гүзәллеге белән куандыра. Безгә уңай эмоцияләр һәм урыннарның матурлыгыннан ләззәт алу өчен туристлар күп килә. Табигать - ул байлык, аңа төбәк халкы аеруча сак карый. Шуңа күрә республикада экологик өмәләрдә һәм яшел үсентеләр утыртуда катнашу дәрәҗәле һәм модалы, ә экологик акцияләр барыбызга да оешырга ярдәм итә. «Яшел Башкортстан» "Яшел Русия"дән аерыла алмый, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.

Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында оештырылачак барлык мәйданчыкларда иминлек чаралары каралган: усентеләр утырту өчен перчаткалар, битлеклер, кулларны юу өчен су, юу чаралары, антисептиклар, катнашучыларны мәйданчыкка урнаштыру, социаль араны саклау.

Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-tagi-da-yashell-n-471102/
Читайте нас: