Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Агач утырту – изге гамәл

Узган шимбә көнне республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында агач утырту буенча “Яшел Башкортстан” һәм “Җиңү урманы” акцияләре үткәрелде.

Йөзләгән район халкы, хез­мәт коллективлары, мәктәп уку­чылары, студентлар, җәмәгать оешмалары һәм волонтерлар берьюлы берничә экологик чараны берләштергән көзге шимбә өмәсендә катнашу өчен урамнарга чыктылар. Гомумән, бер атна эчендә Кырмыскалы районында 51 534 төп агач һәм куак утыртылды. Бүгенге көндә утыртылган 30 меңнән артык агач үсентесенең 20 меңнән артыгы Подлуб авыл биләмәсенең Бүләкәй авылында һәм 10 меңе – башка авыл биләмәләрендә.
Бүләкәй авылында узган бу акция авыл халкы, район оешмалары коллективларын гы­на түгел, волонтерларны, Уфа ур­ман техник колледжы студентларын, Урман хуҗалыгы ми­нистр­лыгы һәм Архангель ур­ман хуҗалыгы хезмәткәр­ләрен берләштерде. Иртән-ир­түк чыккан кояш акциядә кат­на­шу­чыларны үзенең җылы­сы белән эшкә дәртләндереп торды.
Биредә Советлар Союзы Герое Иван Полунин хөрмәтенә 20 000 төп ылыслы агач утыртылды. Акциядә катнашучылар, шул исәптән БР Хөкүмәте премьер-министры Илшат Фазрахманов, БР Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфет­динов, БР Сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шель­дяев, район хакимияте баш­лыгы Альфир Сабиров, Идел буе федараль округының урман хуҗалыгы департаменты начальнигы бурычларын башкаручы Сергей Ковалев герой­лар­ның исемнәрен мәңгеләштерү турында сөйләделәр.
- Агач утырту – һәр кеше башкарырга тиешле иң мөһим һәм изге бурычларның берседер, мөгаен. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту – барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга һәм сакларга тиеш, - диде район башлыгы Альфир Сабиров, акциядә катнашучыларны сәламләп.
Бу көнне гомум көч белән 5 гектарга якын мәйданда агач үсертеләре утыртылды. Бердәм эшләгәч, вакыт үткәне дә сизелми калды. Эш тәмамлангач, барсын да солдат боткасы һәм кайнар чәй көтте. Ә концерт программасы катнашучылар­ның кәфен тагы да күтәреп җибәрде.
- Бу акция узган елда старт алган иде һәм ул киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанам. Бүгенге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланды. Сугыш яланнарында бик күп яугирләр һәлак булган. Алар хөрмәтенә без агачлар утыртабыз һәм сугыш батырларын һәрчак истә тотачакбыз, - диде БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм акциядә катнашучыларга олы рәхмәтен белдерде.
Агач утыр­тырга гаилә­ләре белән килүчеләр дә бар иде. БР Хөкүмәте аппаратының авыл хуҗалыгы мөдире Айбулат Гайнуллин хатыны Наталья белән кызлары Юлиана һәм Лилиананы да алып килгәннәр. Алар әйтүенчә, балаларда бәләкәй­дән үк табигатькә һәм урманга сөю тәрбияләргә кирәк.
- Акция турында бик күп ишеткәнебез бар һәм бу юлы үзебез дә анда катнашырга һәм балаларыбызны да изге эшкә җәлеп итәргә карар иттек. Алар­ның үзләренә дә ул бик ошый. Өстәвенә, урман безнең өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә кирәк, - диде Наталья Гайнуллина.
Районда яшел үсентеләр та­гы 23 гектарга артты, биредә экологик мәсьәләләрне хәл итүдә 3,5 меңнән артык кеше үз өлешен кертте.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Җи­ңү урманы” акциясе чиклә­рендә, бөтен Русия буенча 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугы­шында һәлак булганнар хөрмәтенә 27 миллион төп агач һәм куак утыртырга тәкъдим ителде. Утыртылган һәр агач – халкыбызның батырлыгы турында истәлек ул.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: