Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

“Кош-корт үстерергә яратам”

Һәр ел саен салкыннар башлану белән авыл халкы каз-үрдәкләрен суя башлый. Кош гриппы таралу куркынычы булган агымдагы елда җәй буе карап үстергән кош-кортларын һәркем тизрәк суеп калырга ашыга. Шул көннәрдә без Кырмыскалы авылында каз өмәсе үткәргән Рәзилә Зиннәтуллинада булып кайттык.

- Мин елның-ел бройлер чебешләр, каз һәм үрдәк алып үстерәм. Тавыклар һәм үрдәкләрне җәй көне үк суеп бетердек. Ә хәзер казларга чират җитте. Миңа улым Руслан һәм күршеләрем - Венера Хәлиуллина һәм Мәүлия Гәрәева да булыша. Элегрәк каз сую зур бәйрәмгә әверелә - барлык дус һәм туганнарны чакырып өмә ясый идек. Хәзер коронавирус сәбәпле, иң якын кешеләр генә килде, - ди Рәзилә Галинур кызы.
Агымдагы елда Зиннәтуллиннар ихатасында 20 каз, 20 үрдәк, 100 бройлер үстергән. Тавыклары да бар. Рәзилә Галинур кызы әйтүенчә, ул аларны бер тәүлек чагында ук ала. Алар өчен дип бакчага үлән чәчкәннәр.
- Элек бакча артында зур булмаган күл бар һәм каз-үрдәкләр шунда рәхәтләнеп йөзә иде. Ләкин 2010 елда ул корыды, шуңа күрә зур савыт белән су куярга туры килә. Шул еллар эчендә мин аларны үстерүдә ярыйсы гына тәҗрибә тупладым. Мәсәлән, казларга ризыкны пешереп ашатырга кирәк. Шул вакытта алар тизрәк үсә, тиз авырлык җыя, ите дә тәмлерәк була, - ди хуҗабикә.
Зур хуҗалыкны алып барырга аңа улы Руслан, килене Милена, кызы Гөлназ, кияве Вадим һәм оныкалары ярдәм итә. Кош-кортларны да үзләре һәм балалары өчен үстерә. Ә алар әнисенә кунакка килергә яраталар. Килгән саен аларны пешкән тәмле ит белән сыйлый.
Рәзилә Галинур кызы Үрге Тимкә авылында туып-үскән. Шәхси хуҗа­лыклары зур була, шуңа да әти-әнисе бәләкәйдән үк аларны эшкә өйрәтеп үсте­рәләр. Үсеп буй җиткергәч, Га­лим исемле шул авыл егете бе­лән гаи­лә коралар. Яшьләр тәү­дә бәхет эз­ләп Мәләвез шә­һәренә чыгып китәләр, ләкин 1987 елда янә туган Кыр­мыс­калы районына кайтып төп­ләнәләр. Тормыш иптәше - Механикалаштырылган күчмә ко­лоннага, ә Рәзилә район үзәк дә­ваха­нәсенең балаларны дә­валау бүлекчәсенә шәф­кать туташы булып эшкә урнашалар. Яшь гаилә тәүдә гомумторакта яши, соңыннан фатир алалар. Гомумән, Зин­нәтуллиннар – уңган гаилә. Һәр­ва­кыт мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр. Ун ел элек ире үлеп киткәч кенә бозаулар асрамый башлаганнар. Ә кош-кортны ел саен алалар.
- Авыл җирендә үз хуҗа­лы­гың белән яшәгәч, кош-корт үс­терми булмый, үзеңнеке тәм­ле­рәк, кибет­тәге кебек түгел инде, - ди.
Ә яңарак ул кызыклы табышка тап булган.
- Өч атна элек абзарга кер­сәм, пипелдәгән тавыш ише­телә. Эзли торгач таптым: абзар башында бер тавыгым чебеш чыгарган. Менә шулай, керә торган мал булса, көз дип тормый икән ул. Хәзер аларны җылы абзарга керттем, үсте­рәбез инде, - ди әңгәмәдәшчем.
Рәзилә Галинур кызының ихатасында һәр нәрсә тәртиптә, бакча­сын­да җимеш агачлары тезелеп кит­кән, теплицасы бар. Шундый ачык йөзле, уңган һәм кунакчыл кешегә барудан куаныч алып кайттым.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: