Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Сарт-Чишмә – чал тарихлы авыл

Һәркем үз авылының, йорт-җиренең матур, төзек булуы турында хыяллана. Тигез асфальт юл, өйгә кергән газ һәм су, яшеллеккә күмелгән авыл – бу барлык авыл биләмәсе җитәкчеләренең дә, анда яшәүчеләрнең дә теләге. Яшәгән тирәңне матурлау, төзекләндерү ниятен тормышка ашыра башлагач, ай-һай аның җиңел түгел икәнен аңлыйсың. Шулай да бердәм халык яшәгән, барлык эшкә бергәләп тотынган авылларда барысы да мөмкин. Менә Сарт-Чишмә авылы да бу уңайдан үрнәк булырлык. Активистлар һәм авыл халкының көче белән ул көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен алар вакытын да, көчен дә кызганмый. Ә агымдагы елда алар “Аек авыл” конкурсында катнашып, район этабында өченче урынга лаек булдылар. Бу да күп нәрсә турында сөйли. Шул көннәрдә авылның старостасы, Яңа Кыешкы авыл биләмәсе Советы депутаты Рәүф Гайнуллин белән очрашып, халыкның көнкүреше, авылда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Үткәне данлы, киләчәге өметле
Сарт-Науруз һәм һәм Сарт-Чишмә – районыбызда иң борынгы авыллардан. Бу язмамда сүз Сарт-Чишмә турында булса да, бу ике авылның тарихы аерылгысыз. Тарихи язмаларга ярашлы, Сарт-Наурузга 1712 елда нигез салына. Легендада сөйләнелгәнчә, ул вакыта Кәлчир исемле бер карт Бохара ягыннан кайткан кешеләргә Җилем култыгы белән Агыйдел кушылган җирләрдән урын күрсәткән. Бу кешеләр, аеруча карт-корылары сарт телендә сөйләшкәннәр. Шуңа күрә башкортлар аларны сарт дип йөреткәннәр. Сартлар авыл корганда, Науруз исемле бер кеше аларга ярдәм итеп йөрегән. Авылның Сарт-Науруз дип аталуы да әнә шуңа бәйле. Картларның сөйләве буенча, бу авылдан 12 гаилә аерылып, алар Агыйдел үренә табан өч-дүрт чакырым үрләп, чишмә буйларында яңа авылга нигез салган. Шулай, Сарт-Чишмә барлыкка килгән.
Тарихи чыганакларда язылуынча, 1870 елда ук биредә мәчет була, аның каршында мәктәп эшли. Халык, нигездә, малчылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә.
Бүген Яңа Кыешкы авыл биләмәсенә караган авылда бер меңгә якын кеше яши. Вакытында якын-тирә, шул исәптән Сарт-Чишмә авылы халкы башлыча урындагы колхозда һәм шикәр заводында тир түксә, бүгенге көндә ирләрнең күбесе читтә эшләргә мәҗбүр. Шуңа карамастан, авыл үсә, күркәмләнә. 90нчы елларда ук районда тәүгеләрдән булып урындагы активистларның башлангычы белән авылга газ һәм су үткәрелә. Гомумән, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен бихисап эшләр башкарыла. Рәүф Гайнуллин әйтүенчә, иң мөһиме - авылда аның киләчәге өчен янып көйгән кешеләр яши, ә тотынган эшен алар һәрвакыт җиренә җиткерә.
- Өч дистә елдан артык урындагы шикәр заводына җитәкчелек иткән Флюр Мөҗип улы Гайнуллин (хәзер вафат инде) вакытында авылы өчен байтак көч салды, төзелеш эшләрендә зур ярдәм күрсәтте. Бүген авылның активистлары Мәүмүт Гайсин, Чулпан Исламгулов, Мәгафур Абдрафиков, Рафаэль Халиков, имам-хатыйп Мирзахан хәзрәт Габбасов белән бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Шунысы куанычлы, барлык изге башлангычларны авыл халкы аңлап, хуплап тора һәм уй-ниятләрне тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәтә. Район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренә мөрәҗәгатьләребез дә игътибарсыз калмый. Авыл биләмәсе Советы депутатлары да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Шулай, гомум көч белән авылыбызны күркәм, халкының тормышын уңайлы итүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашырабыз, - ди әңгәмәдәшчем.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен гомерләрен аямый көрәшкән якташлары хөрмәтенә һәйкәл кую - сартчишмәлеләрнең күптәнге хыялы. Үткәннәрен белмәгән халыкның киләчәге дә юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ә сартчишмәлеләр өчен бу бик мөһим. Шул ук вакытта яшь буынга патриотик белем бирүдә дә аның әһәмияте бәһалап беткесез, ди алар. Ниһаять, агымдагы елда ул барлыкка килде. Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, әлегә ул тантаналы шартларда ачылмады. Бу вакыйганы алар киләсе елда зурлап билгеләргә исәп тота.
Һәйкәл булдыру ниятен тормышка ашыру өчен эшләр байтак еллар элек башланган иде. Ике ел дәвамында яугирләрнең исемлеге төзелгән. Бу эштә Хөрмәтулла Абдрафиков, Рәис Колшәрипов, Касыйм Абдрафиков һәм башкалар зур тырышлык салган. Архивларда эзләнгәннәр, авылдагы һәр йорт буйлап йөреп, фронтовиклар турында мәгълүмат җыйганнар, интернет да булышлык иткән. Әлегә билгеле булган мәгълүматлар буенча авылдан 233 кеше фронтка алынган, аларның 120сенә туган якларын әйләнеп кайту насыйп булмаган. Һәйкәлнең проекты да шулай эшләнгән: бер яклап мәрмәр ташларда сугыштан исән кайтканнарның исемлеге бирелсә, икенче ягында фронтка китеп, туган илебез азатлыгы өчен башларын салган сартчишмәлеләрнең исемнәре урын алган. Ләкин бу исемлекне әле тулы дип әйтеп булмый. Чөнки сугыш башланган чорда байтак егетләрне авылдан читтә укыган яки эшләгән вакытта алып киткәннәр.
Тәүдә авыл халкы өмә эшләп, үз акчаларына биләмәне коймалап алган, бетон аслык җәелгән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек чикләрендә калган эшләр башкарылган. Салих Атнагуловның бригадасы кирпечтән һәйкәлнең стенасын күтәргән, яугирләрнең тулы исемнәре уелып язылган мәрмәр плиталар урнаштырылган. Биләмәне авылның хатын-кызлары гөл-чәчәкләргә күмгән. Рәсимә Шведкова, Альфира Миннигалиева, Айгөл Атнагулова, Рәсимә Әбделманова һәм башкалар бу эштә башлап йөрүчеләр. Андагы тәртипне саклау өчен даими рәвештә өмәләр үткәреп торалар.
- Мондый эшне гомум көч белән генә башкарып чыгарга мөмкин. Шуңа да район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренә, аеруча районның ветераннар советы рәисе Абдулхай Лотфулла улы Мөхәммәтҗановка, авылдашларга чын күңелдән рәхмәтлебез, - ди бу изге эштә алдан йөрүчеләрнең берсе Рәүф Гайнуллин.
Сарт-Чишмәнең соңгы фронтовигы
Әлеге вакытта авылда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Сарт-Чишмәнең соңгы фронтовигы - Мәгафур Өмәтколовка әле 95 яшь. Фронтка ул 1942 елда алына. Алкинода әзерлек курслары үткәннән соң минометчы һөнәрен үзләштерә һәм Харьков янында барган сугышка җибәрелә. Ул анда каты яралана, алты ай госпитальдә ятарга туры килә. Савыгып чыккач, Ульяновск танк училищесына шоферлар курсына укырга җибәрелә. Кулына таныклык алу белән, 120нче автополк белән Ләнинград өлкәсенә озаталар. Сугыш тәмамлангач бер ел буе америка машинасында генералны йөретә. Туган ягына ул 1946 елда гына кайтып керә һәм төзелеп яткан шикәр заводына эшкә урнаша. Мәгафур Ислам улының барлык гомере шул оешма белән бәйле – биредә ул 45 ел хезмәт сала. Тормыш иптәше Сәгыйдә апа белән авылдашларына үрнәк булып, 69 ел тату гомер кичерәләр.
Мәчетле авыл – бәхетле авыл
Сарт-Чишмә авылында мәчет 1994 елның 8 июлендә үз ишекләрен ача.
- Мәчет төзелеше авыл халкының башлангычы белән мөмин булды. Иман йортын ачу теләге белән чыгыш ясап кына калмадылар, һәркем үз кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Әлбәттә, бу изге эштә ул вакытта гөрләп эшләгән шикәр заводы, колхозларның ярдәме бәһалап беткесез булды. Район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең катнашлыгыннан башка да мондый зур эшне тиз арада башкарып чыгып булмас иде, - ди өч дистә елга якын иман йортында изге бурыч башкарган Мирзахан хәзрәт Габбасов.
Мәчет ачылган чорда биредә Мансаф хәзрәт Вәлиев имамлык итә. Мирзахан Әдиятулла улы ул вакытта мәзин булып тора, ә 7 елдан соң имам-хатыйп вазыйфасы аның иңнәренә йөкләтелә. Әлбәттә, бу вазыйфага тәгаенләнү алдыннан барлык гомерен шикәр заводына багышлаган һәм контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика бүлеге начальнигы булып эшләгән Мирзахан Габбасов Ислам университетында белем ала. Бүген инде олы яшьтә булуына һәм ике ел элек инсульт кичерүенә карамастан, үз бурычларын ул намус белән башкара. Менә берничә ел дәвамында аңа Яңа Кыешкы авылыннан Нәзир хәзрәт Зәетколов ярдәм итә - ул мәзин вазыйфасын башкара. Биредә барлык дини бәйрәмнәр, җомга намазлары үткәрелеп тора. Әлбәттә, әлеге пандемия бераз үзгәрешләр кертте. Шуңа карамастан, районда иң беренчеләрдән булып төзелгән бу күркәм мәчет һәр кешенең күңеленә иман нурлары өстәп, бик матур эшләп килә.
Матурлык, уңайлык өчен
Бу авылда чишмәләр күп булу үзенә күрә бер күркәмлек өстәсә, шул ук вакытта кайбер җайсызлыклар да тудыра. Күпер проблемасын да авыл халкы берничә ел дәвамында хәл итеп килде. Кайда гына мөрәҗәгать итмиләр. Йөри торгач, боз урыныннан кузгала. Ниһаять, 2009 елда асмалы күпер урынына яңасы төзелә. Ә 2015 елда аңа капиталь ремонт үткәрелә. Хәзер күпер аша машиналар да авылның бер очыннан икенче ягына җилдереп үтә ала.
Авыл янындагы Изгеләр зиратын да тәртиптә тота халык. Аның биләмәсе дә бик зур – периметры 900 метр тәшкил итә. Берничә ел элек аны тулысынча яңадан коймалап алганнар. Рәүф Гайнуллин билгеләвенчә, 2015 елда халык зиратны төзекләндерү мәсьәләсе белән чыга. “Үзебез дә акча җыйдык, сез дә ярдәм итегез” дигән үтенеч белән ул вакытта район хакимиятенә җитәкчелек иткән Фәнзил Фәез улы Чыңгызовка мөрәҗәгать итәләр. Ярдәм озак көттерми: 800 мең сум акча бүленә, авыл халкы да 100 мең сум җыеп изге эшкә куша. Авыл биләмәсе хакимияте дә даими рәвештә ярдәм итеп тора. Шулай, гомум көч белән бер ел дигәндә эшне тәмамлап та куялар. Ә күптән түгел, Гөлчәчәк Нәзир кызы Сәгыйтова җитәкчелегендәге авыл Советы хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, зират янында контейнерлар урнаштырганнар.
- Зират эчендә чүп җыелып ятмасын өчен зиратны караучы Фаил Борхан улы Аеткулов белән контейнерларны капка янына куярга карар иттек. Алар тулу белән, машина бушатып алып та китә, - ди авыл старостасы, зират биләмәсендә шимбә өмәләренең йолага әверелүен билгеләп.
Елга-күл буйларын, чишмәләрне чистарту һәм тәртиптә тоту буенча да иртә яздан көзгә кадәр даими рәвештә шимбә өмәләре үткәрелеп тора. Торак пунктлары эстетикасы елында алар аеруча күп оештырылган. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки тирә-ягыбыз матур булсын, дип тырыша сартчишмәлеләр.
Берничә ел элек авылда паркка да нигез салганнар. Әлегә ул коймалап кына алынуына карамастан, киләчәктә аны да тиешле таләпләргә китерергә ниятлиләр.
Бу һәм башка хыялларының тормышка ашуына шикләнәсе дә юк, чөнки Рәүф Гайнуллин кебек алдан йөрүчеләр һәм андыйларның башлангычын хуплап эшкә кушылган халык яшәгән авылда барысы да мөмкин.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.
ВСТАВКА. Сарт-Чишмә – шушы җирдә туып-үскән күренекле шәхесләре белән дә чиксез горурлана. Шуларның берсе - Җәмил Әбделманов - опера һәм балет театрының дәрәҗәле солистларының берсе, танылган җырчы һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал буенча укытучысы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты исеменә ия.
Читайте нас: