Бу изге эшләрнең башлангычында шушы авылда туып-үскән, әлеге вакытта “Меркурий-Инвест” җәмгыяте җитәкчесе, районның Почетлы гражданины Айрат Мөдәрис улы Сөләйманов тора. Ул бүлгән акчага биредә байтак эшләр башкарылган: мәчетнең манарасын сүтеп, аны яңадан ясап куйганнар, бинаны штукатуркалап, буяганнар, кайбер урыннарын сайдинг белән тышлаганнар, ут үткәргәннәр – хәзер, аеруча кичен, мәчетнең утлары Алмалык, Якты Ялан кебек күрше авылларга да күренеп тора.
Әлеге чарага авыл халкының шатлыгын уртаклашу өчен мәртәбәле кунаклар: дин әһелләре, җитәкчеләр, шушы авылда туып-үскән билгеле шәхесләр килде. Тантана Аллаһының сүзләре белән башланып китте. Коръән аятьләрен мәчетнең мәзине Нәзир хәзрәт Мостаев укыды һәм дога кылды. Имам-хатыйп Рафаэль хәзрәт Диваев да җыелучыларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
Мәчетне бик соклангыч итеп, барлык таләпләренә туры китереп төзекләндерделәр. Гомумән, мәчетебезнең эчендә дә, биләмәсендә дә тәртип, - дип, шатлыклары белән уртаклаштылар иман йортында изге вазыйфаларны дистә еллар дәвамында башкарган дин әһелләре. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкиле Айрат хәзрәт Ялалтдиновның чыгышы да тәэссирләндергеч булды.
- Бүген җомга – мөселманнар өчен мөһим һәм иң изге көн. Бу шатлыклы вакыйга да шушы көнгә туры килүе аеруча куанычлы. Зур авылда – зу мәчет, бүген ул тагын да матурланды, - диде.
Форсаттан файдаланып, Айрат хәзрәт Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин исеменнән дә мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Пәйгамбәребез салләлләһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен китерде: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, яки бу эштә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә Җәннәттә бер йорт бүләк итәр”.
“Кем кешегә рәхмәт әйтә белмәсә, Аллаһыга да рәхмәтле булмас” – дигән хәдисне дә китереп, Айрат хәзрәт изге эшкә үз өлешләрен керткәннәргә, шул исәптән Айрат Мөдәрис улы Сөләймановка, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгы урынбасары Илдар Рәүф улы Латыйпов та, муниципалитет башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров исеменнән иганәчегә рәхмәт белдерде һәм якташыбызның мондый эшләрдә актив катнашуын билгеләп үтте.
Әйе, Айрат Мөдәрис улы байтак еллар дәвамында туган ягына ярдәм күрсәтә. Бу эшләрне ул туган авылы, районы һәм якташлары өчен башкара. Үзенең чыгышын ул авыл тарихына байкау ясаудан башлап җибәрде.
- XX гасыр башында биредә 3 мең тирәсе кеше яшәгән, авылда 5 мәчет булган. Әле бер генә мәчет булса да, имам-хатыйп Рафаэль хәзрәт Диваев һәм Нәзир Хәзрәт Мостаев үз бурычларын намус белән башкаралар. Мәчет каршында мәдрәсә дә эшли. Шунысы куанычлы, иман йортыннан кеше өзелми, ул авыл өчен бик мөһим. Киләчәктә дә мәчетебез күңелләребезгә иман нуры өләшеп, йөрәкләребезне җылытып торсын, - дигән теләкләрен җиткерде.
Алга таба мәчет ачылу шатлыгы белән уртаклашырга килүчеләр, барлык саклану таләпләрен үтәп, өйлә намазына керде. 90нчы еллар башында салына башлаган мәчет көннән-көн күркәмләнеп, уңышлы эшләп килә. Үз бурычларын намус белән үтәгн дин әһелләре, авылы өчен яны көеп яшәгән кешеләр булганда, Бозаяз мәчете киләчәктә дә авылга иман нуры сибеп, кеншеләрне дингә тартып, даим эшләп торыр, дип ышанасы килә.