Үзән
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Барсай очы матурлана

Һәр авылның истәлекле, матур урыннары була. Безнең Барсай очында да кайчандыр күп сулы, балыкка бай Искәндәр күле бар иде. Кызганычка каршы, еллар үтү белән ул корыды. Ә кайчандыр кар суларыннан барлыкка килгән бу табигать байлыгы күп кенә балыкчыларның яраткан урыны була торган иде. Каникул вакытында авылга нәнәй-картәтиләренә кунакка кайткан малайлар да шунда балык тотты.

Бу күлнең кибүен күреп, авылдашларыбыз аның киләчәген хәл итүне үз кулларына алырга булдылар. Әхәт Мөхәммәт улы Фәйрушин күршеләре Касыйм, Халит Вилдановлар, Таһир Хафизов, Фәрит, Хәниф Биктугановлар, Мәхмут абый Фәйрушин, Рәсил абый Фатыйхов акча җыеп, сазлыкны экскаватор белән тирәнәйттеләр. Узган ел Фәрит, Назыйм Биктугановлар, Вәсим Вилданов һәм Азат Фәйрушин сазлык­ның тирә-ягын штакетниклар белән коймалап алдылар, буядылар һәм биләмәгә 120 төп агач утырттылар, шулай ук күлгә вак балыклар җи­бәрделәр. Быел саз бәләкәй генә күл сыйфатына кереп килә. Яр буенда балык тотыучылар кармак салып ял итәләр. Каз-үрдәкләр, горур кошлар шикелле, суда йөзеп, чумып уйныйлар. Кыр үрдәкләре дә бирегә төшеп ял итеп китәләр.
- Киләчәктә сазлык тирәли утырткан шомырт, балан, юкә һәм чыршы агачлары матур булып үсеп китсәләр, бу урын күркәм паркка әвереләчәк. Моңдый табигать матурлыгын мин күптән түгел Колыш авылында да күреп кайттым.
Әйе, барысы да үзебездән тора. Тырышлык салсак, яшәгән урыныбыз, табигатебез матур булачак, авылыбызга килгән кешеләр дә сокланып китәчәк.
- Киләчәктә сазлык каршысындагы су колонкасын да матур итеп коймалаганда, суга килгән кешеләргә ял итү өчен бер ничә утыргыч ясап куйганда, ничек яхшы булыр иде, - ди Әхәт Фәйрушин, уй-ниятләре белән уртаклашып.
Таһир Вилданов.
Сахай авылы.
Читайте нас