Район Сабантуенда ел саен үткәрелә торган “Күркәм йорт” конкурсында җиңүчеләр арасында Ефремкино авылыннан Ивановларның гаиләсе дә бар.
Конкурста бу авыл кешеләре җиңү яулавына гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки биредә уңайлы шартларда яшәргә яраткан, эшсөяр халык яши. Ивановларның гаиләсе дә зур, иркен һәм якты йортта яшәргә күптән хыялланганнар. Ә җиде ел элек аларның хыялы тормышка аша.
Чынлап та, ул бик күркәм килеп чыккан – кирпечтән салынган йортта гаилә әгъзаларының һәрберсенең үз бүлмәсе бар. Өстәвенә, биредә гаилә башлыгы Николай Михайловичның әти-әнисе дә яши. Кызганычка каршы, без килгән көнне алар йортта юк иде.
- Тормыш иптәшем һәм улларыбыз Иван һәм Станислав йортка кунарга гына кайталар дисәң дә була, алар Уфа шәһәрендә төзелештә эшлиләр, - ди Галина Ивановна, кечебез Женя быел 1нче сыйныфка мәктәпкә бара.
Әңгәмәдәшченең сүзләренә караганда, йорт салышырга әти-әниләре ярдәм иткән. Шулай, биш ел буена акча җыеп, әкренләп-әкренләп йөз квадрат метрдан артык мәйданлы йорт күтәреп куйганнар.
Әйткәндәй, Ивановларның хуҗалыгында абзар, мунча, гараж кебек каралтыларның барсы да бар. Коелары да үзләренеке. Барсы да эш белән мәшгуль булуга карамастан, Галина Ивановна үзе кибеттә сатучы булып эшли, Ивановлар бик күп-мал туар, кош корт асрый. Кыскасы, тормышлары да гөрләп бара.