Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

“Авылыбызга су килсә иде...”

Су мәсьәләсе Сарт-Науруз авылы халкын күптәннән борчый. Бу проблеманы алар узган елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашып, хәл итәргә ниятләгәннәр иде, ике балл җитмәү сәбәпле, аңа кереп китә алмадылар. Аннары “Су башняларын ремонтлау” программасы ярдәмендә - бу очракта авыл халкыннан бер тиен дә акча җыймый гына, хәл итәргә мөмкин иде. Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе үз төзәтмәләрен кертте һәм проблема әлегәчә ачык калды.

Ләкин, сартнаурузлылар бу эшкә кул селтәмәде, теләкләрен тормышка ашыру нияте белән, агымдагы елда бәхетләрен тагын да сынап карарга булдылар.
Байтак эшләрне биредә бердәм көч белән, киңәшләшеп хәл итәргә күнексәләр дә, авылга су үткәрү өчен байтак акча, анык әйткәндә, ике миллионга якын сум таләп ителә. Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча бер миллион сум гына биреләчәк. Авыл халкы моңа да шат булыр иде – калганын алар үзләре дә җыярга риза. Әлбәттә, зур проект тормышка ашканчы авыл халкын су белән тәэмин итү өчен алар төрле ысулларны кулланып карадылар – узган елда борынгы биш коены тергезделәр, күпләр үз ихаталарында су скважиналары да казыдылар. Ләкин моның белән генә проблема хәл ителмәде, чөнки авылдагы су эчәр өчен сыйфатсыз. Шуңа да сартнаурузлылар барлык тырышлыклары белән әлеге Программага кереп китәргә һәм күптәнге көнүзәк проблеманы шуның ярдәмендә хәл итәргә өметләнә. Ни генә дисәң дә, 2016 елда алар “Зиратны төзекләндерү” проекты белән җиңеп чыкканнар иде инде. Авылны су белән тәэмин итү мәсьәләсен дә шуның ярдәмендә хәл итеп булуын аңлап, алар быел янә урындагы мәчеткә җыелышып, “Су үткәргечләрне ремонтлау” проекты өчен бердәм тавыш бирделәр.
Программа белән таныш булуларына карамастан, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Н.А.Суркова аның шартларын янә бер кат җыелучыларның хәтеренә төшереп үтте.
- Авылда хәл ителәсе проблемалар бихисап – урамнарга ут сузу, юлларны ремонтлау, ләкин тәү чиратагысы - су үткәрү. Шуннан инде юлларны ремонтларга да тотынырга мөмкин булачак, - диде Наталья Анатолевна. Аның сүзләрен барысы да хуплады һәм үзләренең кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.
Әлеге вакытта авылда 184 йорт исәпләнә. Проектлары сайлап алу турын уңышлы үтеп чыкса, һәр йорттан ике мең сум тирәсе акча җыярга туры киләчәк. Шул ук вакыта бу изге эшкә урындагы “Карлыман шикәре”, “Коммунальник” җәмгыятьләре дә үз өлешен кертергә әзер. Программада каралганча, авыл биләмәсе һәм район хакимиятләре дә проектны софинанслаячак.
Эшләр уңышлы барып чыкса, акча җыю һәм эшләрне күзәтү астында тоту өчен 6 кешедән торган инициатива төркеме сайланды. Бу бурычлар Руслан Котлыяров, Альфира Мортазина, Флюр Яхшыголоы, Наилә Дилмөхәммәтова, Гөлназ Әрдәширова һәм Мөнир Котлыяровка йөкләтеләчәк.
Авыл халкы Урындагы башлангычларны хуплау программасына зур өметләр баглый. Җиңеп чыккан очракта, иң кискен проблемаларның берсе агымдагы елда хәл ителәчәк. Шуңа да һәркем “Изге Науруз” мәчетендә узган җыелыштан “Авылга су килсә ярар иде” дигән теләк белән таралашты. Эшне шундый кәеф белән башлагач, ул, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: